Скачать книгу

та, кышкы көн сүнеп бара иде инде. Бүлмә эченә сыек караңгылык акыртын гына иңә башлады, шулай да ут кабызырга иртәрәк иде әле. Николай Михайлович, үзе әйткәнчә озаклап сөйләшергә җыенгандай, иркен креслосының артына ята төште, өстәлдә яткан «Казбек» тартмасыннан үрелеп, ашыкмыйча гына папиросын алды. Бу – кырыкларга җитеп килгән таза, мәһабәт кеше моннан ике-өч ел элек кенә шушындагы белгечләрдән күтәрелгән директор иде. Аның белән беренче тапкыр гына очрашып сөйләшүем булса да, ул миңа ошап өлгерде. Фасон тотып маташмый, ягъни директор икәнлеген белдереп тору кайгысыннан азат, һәрвакыт үзенең табигый хәлендә, ләкин табигый хәленә аның бәйсезлек һәм үз-үзенә ышану хас булса кирәк, һәркем белән бертөсле, алдына килүченең йөзенә күтәрелеп карарга һәм сүзенә җавап бирергә иренми, кыскасы, чын кеше һәм әйбәт директор булырга тиеш.

      …Менә ул миңа ике сәгать чамасы вакыт диярлек кеше язмышы турында сөйләде. Белмим, бик мавыктыргыч итеп сөйләдеме, әллә вакыйгасы бик гыйбрәтле идеме, ләкин мин хикәянең башыннан ахырына кадәр бер тапкыр да аның сүзен бүлмичә тыңлап утырдым.

      – Сез беләсезме икән, – дип сүзен башлады Николай Михайлович, – Тамара Сергеевна безгә кырык беренче елның көзендә Ленинград тирәсендәге бер совхоздан үзенең җәнлекләре белән күчеп килгән иде. Бик йончып, бетеренеп килеп җиткән иде ул… Сугыш аларны тиз килеп баса, хәтта совхозның күп җәнлекләрен иреккә чыгарып җибәрәләр… Тамара Сергеевна соңыннан шул җәнлекләренең, таралмыйча, совхоз ихатасына кире борылып-борылып кайтуларын сөйләгән иде… Бары җәнлекләрнең иң тазаларын гына берничә вагонга төяп, хатын-кыз, бала-чагаларны утыртып, Тамара Сергеевнаны шуларга баш итеп, тизрәк ашыктырып озаталар. Тамара Сергеевнаның ире Ленинградта бүленеп кала, китәр алдыннан, алар хәтта күрешә дә алмыйлар, кыскасы, мәхшәрдән качу була бу… Өч тәүлек юлны, тупиктан тупикка күчә-күчә, өч атна киләләр, җәнлекләренең яртысы ачтан кырыла, үзләре дә ачыгып, керләнеп, бетләп бетәләр. Тамара Сергеевна өчен аеруча зур бәхетсезлек тагын шул була: юлда бердәнбер кызы чирләп үлә. Өч яшьлек баланың кечкенә мәетен каядыр юл буенда күмеп калдыралар.

      …Әнә шулай килеп җитәләр алар безгә… Ләкин сугыш, үзегез беләсез, кешене ташка әверелдерде. Кешенең, бәлкем, атна эчендә чәче агаргандыр, әмма бәгыре аның, тирән сызланудан соң, эретеп койган чуен шикелле катып калды. Шуңа күрә үз башыңа төшкән хәсрәт турында сөйләү юк, елау юк, барысы да бик тирән яшерелгән, тик нидер өзелеп теләү, нәрсәгәдер теш кысып омтылу бар… Ленинградтан килүчеләргә карап, моның шулай икәнлегенә ышанмыйча мөмкин түгел иде.

      Тамара Сергеевна бездә дә кара төлкеләр фермасында баш зоотехник булып эшли башлады. Аның авторитеты үзе белән бергә үк ияреп килде: югары белемле, зур хуҗалыкта эшләп тәҗрибә алган яшь белгеч иде ул… Шуның өстенә ул чын-чыннан Ленинград кешесе иде. Ленинградта туып үскән, шунда укыган, шунда тормыш башлаган… Өс-башы да аның бүтәнчәрәк, йөреш-торышы да бүтәнчәрәк, сөйләшүе, хәтта көлүе дә бүтәнчәрәк, кыскасы, зур культура мәркәзеннән килгән кеше, әйтик, безнең ише район халкыннан үзенә генә хас ниндидер бер нәфислек, пөхтәлек һәм әдәплелек

Скачать книгу