ТОП просматриваемых книг сайта:
Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Читать онлайн.Название Таулар һаман ерак…
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03196-7
Автор произведения Рифа Рахман
Жанр Современная русская литература
Издательство Татарское книжное издательство
Фәһим бу сүзне чынга да алмый югыйсә, ә Саниянең матурлыгын күргәч, телсез кала. Икенче көнне дә килә ул аның янына, өченче көнне дә. Кызның әнисенә дә ошавы күңелен бигрәк тә җилкетә. Ике энесе сугыш кырында ятып калгач, аңа теләсә кемгә өйләнү ярамас, өйнең тынычлыгын җибәрмәслек, уңган да, булган да, итагатьле дә хатын алып кайтырга кирәк дип уйлый. Әнисе дә ике көннең берендә:
– Өйләнсәң, шуңа гына өйлән, яхшы кыз: хат та яза белә, – ди. – Хәзерге заманда белемле кеше кирәк, имеш, җитәкчеләргә гариза да яза алмассың. Йомышың төшсә дә, урында утырмагач, сүзең йөрмәс.
Саниянең башта фронтовик егеткә һич кенә дә исе китми, тәкъдименә каршы:
– Вәгъдәләшкән егетем бар! – ди дә тора.
Фәһим кайтканга ел уза, тик ул егет ни үзе күренми, ни хаты килми. Зәйнулланың җеп очын әниләре дә югалта. Бервакыт, кызның бәгырен телеп, Шәлегә аның хәбәрсез югалуы турында хат килеп төшә. Зәйнулла турындагы хәсрәтле хәбәр ел буе өмет өзми көткән Санияне әллә нишләтеп җибәрә. Шундый чакта чыкмасам, башым айныгач, мәңге ризалык бирмәм дип, янына кереп утырган, соң сүзен алырга килгән Фәһимгә кияүгә чыгарга ризалык биреп ташлый.
Никах укыла. Якыннарны чакырып, өстәлгә юклы-барлы ризык куеп, кечкенә генә туй да уздырыла. Туйлар узып, атна-ун көн дә үтми, Зәйнулланың әнисеннән Саниягә Шәлегә барган кешеләр аша инде икенче хәбәр килеп ирешә: Зәйнулла исән! Озак вакытлар контужен булып, телсез калып, кайдадыр лазаретта яткан, кемлеген белә алмаганнар, хәзер менә табылган, әлегә кеше кулы белән хат язып салган, ди. Күннекеләр дә үз чиратларында Саниянең башка берәү белән никахлашуын сөйли. Әни кеше шул көнне үк улына җавап яза…
Зәйнулладан Саниягә хат озак көттерми. Ул аңа сәламләшү сүзләре язмый, бары тик сөйгәне тәрҗемә иткән шигырьне урталай кисә дә икенче яртысын гына җибәрә:
Көт син мине, һәм мин кайтам.
…Көт син мине, кайтам юри
Бар үлемнәргә.
Кем мине көтмәгән – әйтер:
Уң килгән аңа.
Көтмәгәннәр аңламаслар:
Утлар астыннан
Син, шушы көтүең белән,
Мине коткарган.
Шигырьнең ахырына Зәйнулла болай дип язып куя: «Инде сугышта үлеп калырга да риза».
Кулына әнисенең тетрәндергеч хаты килеп кергәндә, Зәйнулланың лазареттан чыгып, фронт сызыгына килеп төшкән чагы иде. Әллә ничә көн туктаусыз сугышлар барган вакыт. Дөньялар тынды, гөрелтеләр узды дип, окопта җай гына ятып, кесәсенә салган хатны алды да, яктыгарак куеп, рәхәтләнеп укырга кереште Зәйнулла. Күршеләрнең бала-чагасыннан алып мәктәп-кибет хәлләренә кадәр язылган иде анда. Аларны