ТОП просматриваемых книг сайта:
Татарское книжное издательство
Все книги издательства Татарское книжное издательствоАннотация
Әлеге китапка язучының төрле елларда иҗат ителгән драма әсәрләре туплап бирелде. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Аннотация
Яшь драматург Раилә Мөхсинованың беренче китабына аның пьесалары туплап бирелде. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Аннотация
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, шагыйрь Мансур Шиһаповның бу китабына төрле елларда язылган җырлары, автор турында замандашларының мәкаләләре һәм әңгәмәләре туплап бирелде. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Аннотация
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән алтынчы китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» повестьлары урын алды. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Информация о книге
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр Современная русская литература
Серия Татар прозасы
Аннотация
Әлеге китапка яшь язучының соңгы елларда язылган хикәяләре туплап бирелде. Автор аларда туганнар, дуслар, гашыйклар, ир белән хатын, ата-ана һәм балалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында бәян итә. Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Аннотация
Танылган язучы Камил Кәримовның әлеге китабына соңгы елларда иҗат ителеп, киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән өч романы тупланган. Аларда мәхәббәт һәм гаилә, җәмгыять һәм кеше язмышы, бүген-үткән-киләчәк фәлсәфәсе аеруча калку тасвирлана. Автор, һәрвакыттагыча, үз стиленә тугры кала – вакыйгаларны, геройларның үзара мөнәсәбәтен җор тел, лирик юмор һәм ачы сатира алымнары белән сурәтли. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Аннотация
Танылган язучы Зиннур Хөснияр әлеге китабында киң катлам укучыларга инде таныш булган әсәрләре белән бергә «Көмеш чыбыркы» дип аталган яңа романын да тәкъдим итә. Автор аның жанрын «роман-курку» дип билгели һәм чыннан да әсәрнең төп геройларыннан берсе Шүрлия кешеләрдә курку хисе тудыручы образ сыйфатында тасвирлана. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Аннотация
Китапка узган гасыр башыннан алып бүгенгәчә, йөз елдан артык вакыт эчендә яшәп, иҗтимагый, сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышыбызда тирән эз калдырган, күбесен автор үзе яхшы белгән, бергә эшләгән, якыннан аралашкан шәхесләр турында истәлек-хатирәләр туплап бирелде. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Аннотация
Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның өр-яңа әсәрендә 1520–1566 елларда Госманлы империясендә хакимлек иткән һәм Төркия тарихында иң югары сәяси көчкә ия булган Сөләйман Кануниның тормышы сурәтләнә. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.
Аннотация
Әлеге китапта укучыларга тәкъдим ителгән әсәрләрендә автор кеше тормышындагы төрле вакыйга-хәлләрнең, бер җепкә тезелеп, язмышка әверелүен, адәм баласының нинди генә сынаулар алдында да сынмый-сыгылмыйча, якты көнгә өметләнеп яшәвен үз күңеле аша үткәреп бәян итә. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.