Аннотация

Әкият телендә сөйләшә торган Әхәт Гаффарның Сызламык тешле, Төкле Туралы, Туңгак балыклы әкиятләре, Нәфрәт белән Мәкерне җиңгән Шагыйрьле, Сөембикәле пьесасы, Бәхтизар атлы бабасы кочагында иркәләнеп үскән Каюм атлы малай турында хикәяләр шәлкеме дисеңме – барысы да әлеге китапка тупланган. Китапны кайсы битеннән башлап укысаң да ярый: йөрәк тибешен ишетеп, әнисен тапкан Колын турындагы әкияттән дә, бер алмалы алмагач төбенә җиде алма китереп салган Азамат белән Илһам турындагы хикәядән дә, дустын ташлап качкан Юныс турындагысыннан да. Аннары дусларга, энекәш-сеңелкәшләргә дә сөйләргә ярый.

Аннотация

Язучы, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар әсәр ләренең бу томына заман һәм халык, милләт һәм кеше хакындагы әдәби-фәлсәфи рухтагы мәкаләләре туплап бирелде.

Аннотация

Күренекле язучы Әхәт Гаффар әсәрләренең бу томына әдипнең пьесалары, балалар өчен язылган әкият, хикәяләре, парчалары, шигырь һәм поэмалары тупланды.

Аннотация

Күренекле язучы Әхәт Гаффар әсәрләренең бу томына авторның «Яшиселәр алда иде», «Дәрья башы» повестьлары, «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны», «Богау» романнары керде.

Аннотация

Язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге томында төрле елларда язылган хикәяләре, биш повесте урын алды. Аларда яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, әдәп-әхлак, тормыш-яшәешебез тасвирлана.