Аннотация

Мөселман дөньясында, аеруча шигыйлар мохитендә, үзенең әһәмияте буенча Изге Коръәннән генә калыша торган җыентыкның татар теленә беренче тулы тәрҗемәсе. «Нәһҗ әл-бәлага» – «Сөйләм осталыгы юлыннан» бүген барлык гарәп гуманитар югары уку йортларында өйрәнелә, чөнки аның теле – югары «садж`» яисә рифмаланган прозаның үрнәкле стиле. Җыентык өч өлештән – хөтбә, хатлар һәм афоризмнардан (канатлы сүзләр) тора. Аларны төрле вакытта һәм хәл-вакыйгаларда, әмма бер үк тарихи җирлектә – пәйгамбәрнең вафатыннан соң ике генә дистә ел үткәндә Ислам хәлифәлеген чолгап алган беренче сәяси фетнә чорында имам Гали сөйләп ишеттергән яисә үз куллары белән язган.