Аннотация

Ярмәк авылыбыз матур җирдә, зур таулар арасында,Табигате аның чиста, заводлар ерак тора…Авылыбызның элек- электән безнең көннәргә кадәр килгән гөреф- гадәтләре, шөгеле, аралашу тәртипләре бар. Халык аларны дәвам итә, бер- берсенә булышалар, өмәләргә баралар, дини мәҗлесләр үткәрәләр, бу чараларга тырышып алдан әзерләнәләр.Авылыбызның вакыйгаларын шигырь юлларына салып, әби-бабайларны, әни-әтиләрне искә алып, яшь буынга, балаларга аңлатасым килде.

Аннотация

Минем туган авылым «Иске Ярмәк» – Самара өлкәсе. Ул матур җирдә урнашкан. Өч яктан таулар, урманнар чорнап алган, өч яктан «Сок» елгасы әйләнеп ага. Урман, кырлар, болыннар җиләк җимешләргә бай, шул кырларда авыл халкы печән чаба, җиләк-җимеш, чәй үләннәре җыя, елгада су керә. Авыл балалары төрле яктан авыл эшен күреп үсә, булыша. Уйнап- көлеп, аралашып яшәдек, үстек. Шул мизгелләр бик шатлыклы, матур хисләр калдырдылар, алар һәр чакта минем күңелемдә. Истәлекле уйларымны шигырь юлларына салдым…