Скачать книгу

бу сүз булган. Гали бәк белән Гази исемнәренең, димәк, ике кешегә түгел, ә бер генә затка каравы бик мөмкин[7]. Вельяминов-Зернов Казан бәге Гали белән татар кулъязмаларында «Казан шәһәренә нигез салучы» дип күрсәтелгән Галим бәкне (Булат Тимер Болгарны алганда һәлак булган соңгы болгар ханы Габдулланың улын) бер кеше дип расларга тырышып караган иде. Мондый фаразның дөреслеге икеле, чөнки Болгарның 1361 елда җимерелүе белән Олуг Мөхәммәднең Казанны алуы арасында сиксән ел гомер узган, һәм Гали Галим бәкнең шулкадәр озак вакыт хакимлек итә алуы шикле; җитмәсә, елъязмалар аны «вотчич» дип атыйлар, ягъни аның нәселе борын-борыннан бу җирләрдә бәк булып утырган, ә Галимнең атасы Габдулла Казан бәге түгел, бәлки Болгар ханы…

      Илнең башкаласына әверелгән шәһәр Болгардан 100 чакрым ераклыкта, Иделнең югары агымында урнашкан. Ул төштә елга кискен көньякка борыла; Идел агымы барлыкка китергән почмак – Ослан тавы – нәкъ Казан каршында гына. Шәһәр Иделнең меридиональ юнәлештәге соңгы тармагы булган Казан суы буенда торгызылган. Идел белән Кама кушылган төшкә якын торган Болгарга караганда Казанның урыны җайсызрак, әмма ул табигать тарафыннан яхшырак ныгытылган. Болгар кебек үк ул Иделнең сул, болынлы ягында, елгадан шактый ераклыкта урнашкан. Саклану өчен (бигрәк тә руслардан) бу бик уңайлы урын. Биек калкулыкка һөҗүм итү өчен, дошман башта Иделне кичәргә, аннары сазлы үзәнлек аша үтәргә тиеш булган. Шәһәрнең табигать тарафыннан аерата ныгытылган өлеше нәкъ менә рус ягына карап тора, ә зәгыйфь өлеше – тылы – каршы якта. Әгәр дә Казан Иделнең таулы уң ярында урнашса, аның тылы да рус ягында булыр иде.

      Урта Иделдә ныгып алгач, Мөхәммәд хан Русия өстеннән хакимиятен урнаштырырга уйлый. Мәскәүнең бөек кенәзен ул Сарай ханы Кече Мөхәммәдкә түгел, ә үзенә ясак түләтмәкче була. Шундый максаттан руслар өстенә яу белән бара. 1439 елның язында Мөхәммәд хан Түбән Новгородны ала һәм җиңүле рәвештә Мәскәүгә хәтле барып җитә. Бөек кенәз, башкаласын саклауны боярларның берсенә кушып, Идел аръягына китәргә мәҗбүр була. Июньнең 3 еннән 13 енә кадәр Мөхәммәд хан Мәскәү янында тора, тик Кремльне ала алмый. Шуннан ул Кремль диварлары тышындагы йортларга ут төртә дә китә. Юл уңаенда казаннар гаскәре Коломнаны яндыра, фәкать шуннан соң гына Казанга кайта.

      Биш ел буена тынычлык бозылмый, ләкин 1444–1445 елларда Мөхәммәд хан русларга каршы икенче мәртәбә, бу юлы уңышлы тәмамланган яу оештыра. Яу 1444 елның язында башлана, тәүдә Түбән Новгородны алалар. Хан шунда кышларга кала һәм 1445 елның гыйнварында гаскәренең бер төркемен Муромга җибәрә. Русларның шактый зур көченә очрап, казаннар җиңелеп чигенәләр; Түбән Новгородны да калдырырга туры килә. Әмма яз җитүгә кабаттан яуга китәләр. Апрельдә Олуг Мөхәммәд янәдән Түбән Новгородны ала. Мәхмүд һәм Якуб солтаннар җитәкчелегендәге Казан чирүе Мәскәүгә якынлаша, Владимир янына килеп җитә. 7 июльдә Суздальдән ерак булмаган Спас-Евфимий монастыре янындагы зур сугышта руслар җиңелә. Казаннар бөек кенәз Василийны туганнан

Скачать книгу


<p>7</p>

Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 4–5. (Автор текст эчендә Вельяминов-Зернов хезмәтенең исемен күрсәтмәгән. Кереш өлешендә: «Исследование о Касимовских царях и царевичах». Шул сәбәпле астөшермәдә, русча китапттагыча, чыганакның авторы гына күрсәтелде. – Ред.)