Скачать книгу

Агыйдел буендагы Тугашхан авылы, Ыкның югары агымындагы Субай, Зәет, Иринә, Чаллы, Байчура авыллары, Уфа елгасы буендагы Уршак, Әй авыллары һ. б.

      Татар халкы хәзер яшәгән җирләрне борынгы авыл-калалар урнашкан җирләр белән чагыштыргач, менә нәрсә күренә: татарлар Казан тирәсендәге җирләрен югалтканнар, аларны аннан рус колонизаторлары кысрыклап чыгарган; хәзерге вакытта Казанга кырык биш чакрымнан да якынрак торган бер генә татар авылы да юк, аның каруы бу җирләрдәге рус авыллары барысы да диярлек татар исемнәрен йөртә; борынгы болгар җирләренең үзәге булган кара туфраклы Спас өязе дә татарлардан бушап калган, монда да ташкын булып руслар күчеп килгән; ханлыкның көнбатыштагы җирләреннән – Сура белән Зөя арасыннан да – мөселманнар кысрыклап чыгарылган. Ә менә төньякка таба татар җирләре киңәя төшкән: Казан яныннан килгән мөһаҗирләр Шушма елгасы тирәсенә утырганнар. Рус колонизациясе кысуыннан ерактагы мөселман башкортларның авылларына якын булган көнчыгыш чикләр исә элеккечә диярлек калган.

      Гомумән алганда, Казан ханлыгы биләмәләренең татарлар яшәгән төп өлеше белән Татарстан Җөмһүрияте җирләре тәңгәл килә дип әйтерлек. Ләкин шунысын истән чыгармаска кирәк: ул чакта татарлар, хәзерге кебек утрау-утрау булып утырган рус авыллары белән бүлгәләнмичә, тоташ урнашып яшәгәннәр.

      Казан ханлыгының үзәге тирәсендәге бүтән халыклар яши торган җирләрне мөстәкыйль вакытында Новгородны әйләндереп алган колонияләр белән тиңләргә мөмкин. Буйсынган халыклар арткан саен, мондый җирләр дә киңәя барган. Татарларга буйсынып көн иткән чагында Русия Сарай ханнарына ясак түләп торган кебек, бу халыклар да Казанга ясак түләп яшәгәннәр. Казан ханлыгына 1) мукшылар, 2) чуашлар, 3) чирмешләр, 4) арлар кергән. Боларның хәзер яши торган җирләрен истә тотып, без Казан ханлыгы чикләре эченә Татарстан Җөмһүриятенең, Мари һәм Чуаш өлкәләренең, Сембер, Пенза, Саратов һәм Тамбов губерналарының җирләрен, төньякта Нократ (Вятка) губернасының бер өлешен, тулысынча арлар яшәгән өлкәне, ә төньяк-көнчыгышта Пермь губернасының бераз өлешен кертергә тиеш булабыз.

      Казан ханлыгы көнчыгыш тарафта иркен-киң Нугай билеге белән, көньякта – Әстерхан ханлыгы, көньяк-көнбатышта Кырым ханлыгы белән, көнбатышта – Мәскәү дәүләте, ә төньякта Нократ төбәгенең үзидарәле күмәге (общинасы) җирләре белән (XV йөз ахырында Мәскәү аны үзенә куша) күрше була. Казан ханлыгының көнбатыштагы чиге төгәл билгеле – Сура һәм Ветлуга елгалары шул чиктә ята. Төньяк чик Помор җирләре белән Понизовье җирләре арасындагы чик буйлап үткән. Бу чик төньякта – Котельнич, Орловск, Нолинск, Нократ һәм Слобода өязләрен, ә көньякта Яран, Уржум, Малмыж һәм Глазов өязләрен калдыра, ягъни ул Пижма елгасы тамагыннан башланган һәм шул елга буйлап Воя елгасы килеп кушылган урынга кадәр сузылган, аннары Нократ елгасы буйлап узган. Килмәзи елгасы буендагы җирләрнең барысы да, Чипса елгасы буендагы җирләрнең байтагы һәм Каманың югары агымындагы Кай шәһәреннән (монда рус колонизаторлары

Скачать книгу