ТОП просматриваемых книг сайта:
Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн.Название Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02794-6
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Издательство Татарское книжное издательство
Күп кенә мәкаләләрендә яшь журналист патша самодержавиесенең реакцион хәрәкәтләрен урта гасыр вәхшәте белән тиңли. Андый мәкаләләрен укыгач, яшь егетнең кыюлыгына сокланырга гына кала! «Хәзерге хәрби кыр судлары, – ди ул үзенең бер мәкаләсендә, – урта гасырлардагы инквизициядән бер дә аерылмый. Сүз юк, бюрократиямез гаять оста! Гади суд кына җитәрлек булмагач, урта гасырлардан бөек Аурупада, хәтта бөтен дөньяда истигъмалдан чыккан судларны актарып чыгара!»[30] С. Рахманколый бу чорда ялкынлы рәвештә хөррият өчен көрәшкән декабристларны яклап искә ала, патшаларның кансызлыгын тәнкыйтьли.
Үзенең политик карашлары белән С. Рахманколый, әлбәттә, эзлекле революцион-демократ дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Әле ул үзен алардан аерым тота, большевиклар турында язганда да «без» дип түгел, бәлки «алар» дип яза. Ләкин хикмәт авторның политик симпатиясе кемнәр ягында булуда. Кайбер сатирик журналларның урынлы-урынсыз «социализм», «социалист» кебек сүзләр куллануына да С. Рахманколый каршы чыга. Аның фикеренчә, бу сүзгә төренеп монафикълык итәргә ярамый… «Мәзкүр «әдипләр», – ди ул, – …социализм кеби зур вә мөһим нәрсәнең йөзенә оятлык китермәкдәдерләр»[31].
Солтанның кайнап торган энергиясе, политик мәкаләләре өчен «Бәянелхак» тар булып кала. Хәер, газетадагы андый ачыктан-ачык демократик фикер белән «Әхмәтҗан бабай» да килешеп бетмәгәндер. «Бәянелхак» ның аннан да «мөһим» эшләре – «кәрван» чәен, Бавари сырасын мактап, шигырьләр, номер саен йөзләгән игъланнар бирәсе бар бит! Әнә шуңа күрә Солтанның кулын бераздан без «Әлислах» һәм «Йолдыз» газеталарында күрәбез.
Яшь журналистның бу чорлардагы эшчәнлеге белән цензура да ныграк кызыксына башлый. С. Рахманколыйның «Төрек конституциясе» дигән мәкаләсе әнә шулай, цензор тарафыннан тоткарланып, дөнья күрми кала. Цензура комитетының губернатор өчен төзегән матбугат күзәтүендә басылмый калган бу мәкаләнең эчтәлеге сөйләнелә. Бу мәкаләдә С. Рахманколый, Төрек солтанының шәхесе изге түгел, әгәр ул халык теләгенә каршы эш итсә, аны революция юлы белән бәреп төшерү – бик табигый эш, дип исбат итә[32]. Әлбәттә, мондый конкрет, кискен хөкем самодержавиенең күзе һәм колагы булган цензурага ошамый. Тарих фәннәре докторы Р. Нәфыйгов, С. Рахманколый монда рус монархына ишарә ясый, дип билгели[33].
С. Рахманколыйның революцион һәм реакция елларындагы политик карашларына йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: матбугатта ачыктан-ачык революцион таләпләр күтәреп чыкмаса да, яшь журналист үзенең рухы белән азатлык хәрәкәтенең ялкынлы тарафдары булды. Ул системалы рәвештә патша самодержавиесенең бюрократик өскормасын, гаделсез законнарын тәнкыйть итте, революция, социализм кебек яңалыкларга ихтирам белән карады. Бишенче ел революциясенең тарихи әһәмиятен аңлауда С. Рахманколый үз
29
Бәянелхак. – 1912. – № 1014.
30
Рахманколый С. Бюрократия һәм военно-полевая юстиция // Бәянелхак. – 1907. – № 142.
31
Рахманколый С. Әдәбият паразитлары // Бәянелхак. – 1907. – № 129.
32
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 420 фонд, 1 тасв., 150 эш.
33
Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 57. Истигъмал – кулланыш.