Скачать книгу

тагын бер документ раслый. Көнчыгыш фронтның политбүлек начальнигы Үзәк Комитетка җибәргән хатында: «Дошман ягыннан качып чыккан солдатлар аэроплан белән таратылган «Коралларыгызны ташлагыз, бирелегез!» дигән листовкаларның бик кирәк икәнен раслыйлар»[6], – дип яза. «5 нче армия татар-башкорт кызыл яулары арасындагы эшләребез»[7] дигән мәкаләсендә Х. Гайсин шул ук фикерне куәтли: «Болардан башка, тагын Колчак тарафыннан көчләп мобилизовать ителгән татар, башкорт егетләрен безнең якка чыгарга өндәп, шуралар хакимиятенең нинди хакимият икәнлеген аңлатып, аны аклар тарафыннан ыргытылган пычраклардан уеп, эшче вә крестьяннарның гына файдасын күзәтә торган бер хакимият икәнлеген төшендерергә тырышып, «Өндәү» исемендә үзләренә махсус газета чыгарып, төрле хитабнамәләр язып, фронт аша аэропланнан ыргыттырды».

      Революция казанышларын саклап калу өчен, изге көрәшкә күтәрелгән халык армиясе Колчак бандаларын себереп түккәч, Галимҗан Нигъмәти, яңа газета чыгару өчен, Омскида кала.

      «19 нчы елның соңгы айларында Колчак, чех-словак ак бандаларын тар-мар, зир-зәбәр китереп баручы 5 нче армиянең сәяси шөгъбәсе (бүлеге), ул вакытларда Себернең мәркәзе Омск шәһәренә килеп җитү белән, байтак кына гыйльми көчләр биреп калдырды, – дип язды 1921 елда «Азат Себер» газетасы. – Шул вакытка кадәр чыгып килгән «Кызыл яу» газетасының идарәсе һәм матбагасы да Омскида калдырылып, Фәрхи Әхмәтов, Самат Шәрәфетдинов, Галимҗан Нигъмәти вә башка берничә иптәшләр декабрь числосының ахырларында «Азат Себер» газетасын чыгара башладылар».

      Нигъмәти бу газета редакциясендә секретарь хезмәтен үти. 1929 елда, 10 еллык юбилей уңае белән, «Азат Себер» газетасы Г. Нигъмәтине үзенең беренче редакторларыннан санады һәм ул чорда «Совет властеның төзелешен аңлатуда газета зур гына урын тотты»[8] дип билгеләде.

      1921 елда Нигьмәти Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик университетына (КУТВ) укырга китә. Бу турыда «Азат Себер» махсус белдерү белән чыга: «Шәрекъ телләре, Шәрекъ әдәбияты белән төпле рәвештә таныш, талантлы, көчле каләмгә малик иптәш Г. Нигъмәтинең, Шәрекъ институтында күп мәгълүмат алып, киләчәкнең тагын дә көчлерәк, Россиядә генә түгел, барлык Шәрекънең хезмәт иясе булуына нык ышанып калабыз»[9].

      Күренекле марксистлардан лекцияләр тыңлау, фән, әдәбият белгечләре белән аралашу яшь журналист Нигъмәти өчен чиксез әһәмиятле булды. Нәкъ шушы елларда Г. Нигъмәти газета-журналларга төрле темаларга караган мәкаләләр яза, татар теленә марксизм-ленинизм әдәбиятын тәрҗемә итә.

      1922 елда «Яшь эшче» журналының 1 нче санында Г. Нигъмәтинең «Карл Маркс безгә нәрсә калдырды?» дигән зур мәкаләсе чыга. Ә 1924 елда дарвинизм нигезләрен аңлаткан «Адәмнәр ничек яратылган?» һәм «Ленин һәм пролетариат революциясе» исемле хезмәтләр яза. Шул ук елны СССР халыкларының Үзәк нәшриятында аның «Коммунизм турында» дигән китабы басылып чыга.

      «Коммунизм турында» татар телендә иң уңышлы марксистик

Скачать книгу


<p>6</p>

Совет Армиясенең Үзәк дәүләт архивы (ЦГАСА), 14 эш, 201 док.

<p>7</p>

Кызыл Армия. – 1919. – № 116.

<p>8</p>

Азат Себер. – 1929. – № 96.

<p>9</p>

Шунда ук. – 1921. – № 6.Хитабнамә – өндәмә, листовка.