Скачать книгу

дип, сагыш катыш каш җыералар иде…

      Бу сәяхәтемдә мин, шулай итеп, хикәяне башлау өчен ачкыч тапмадым һәм, ахрысы, бу турыда яза алмам, дип, өметсезлеккә бирелдем.

      Ләкин мин ул хикәянең исемен таптым, һич тә көтмәгәндә, һич тә уйламаганда. Хәер, бу турыда мин ахырдан әйтергә булдым. Чөнки минем хикәямдә сөйләнәчәк хәлләр – хикәянең төп максаты, ә инде аны язу әмәлләрен, язу газапларын сөйләү белән укучының вакытын алу минем тарафтан намуссызлык булыр иде; мин белеп торам, берәүләр мине озын кереш сүз өчен дә тиргәрләр, нәрсәгә безгә бу, вакыйга бир, диярләр. Укучыга аңа вакыйга бир, төп герой көрәшсен, җиңсен, ахырдан бүләк алсын, туй ясасын, лауреат булсын – менә укучы нинди хикәягә ияләнде…

      Ә Мөхәммәтхан турындагы хикәядә – укучылар кашларын җыерырлар – бернинди вакыйга юк. Чын. Анда бер Мөхәммәтхан гына бар. Ул берни дә башкармады, бернинди һәлакәткә очрамады, бернинди батырлык эшләмәде, ул безнең барыбыз кебек укучы гына иде. Әйе, сугыш вакыты урта мәктәбенең унынчы классы малае иде…

      II

      Кырык бишенче елның мул, калын карлы кышы апрель урталарына кадәр нык кына торды да бер төнне кинәт көпшәкләнде: иртән, тулай торактан чыгып без мәктәпкә барганда, дөньяны яз исе аңкыткан иде. Белмим, каян чыккандыр ул ис, төн эчендә эрегән карга җебеп калган иске такта түбәләрдәнме, берничә сәгать эчендә бүртенергә өлгергән (әллә без элек күрмәгәнбезме?) карт топольләрдәнме, багана башларында моңаеп, мескенләнеп калган көпшәк кар бүрекләрдәнме, әллә Вятка ягына ук тоташып киткән күгәрчен тамагы төсле юкә урманыннанмы – без моны белмәдек һәм аңлый да алмадык. Әмма шул көнне без дәрестән кайтканда, көнбатыштан тыгыз, җылы җил исә, ул җил үпкәгә бәреп керә һәм безнең сугыш еллары газабы белән сыекланган куәтсез каныбызны куалый, йөрәкне сафландыра иде. Шул җилгә сәерләнеп, исерешеп акшары каралган шыксыз тулай торакка таба кайтканда, без күк гөмбәзендә сихри моң ишеттек: биектән-биектән, зур кайчы булып тезелеп, кыйгылдашып, кыр казлары килә иде, аларның тавышы, әллә ниткән газамәтле, мәгънәле аһәң булып, сугыш хәсрәте белән кителгәләп, сынгалап беткән безнең күңелләргә кагылды, шау итеп сөйләшеп кайткан җирдән барыбыз берьюлы тын калдык. Шатлыклы һәм ни өчендер газаплы ләззәт иде бу тавышларны ишетү, һәм мин игътибар иттем: иптәш малайларымның барысының да күзендә дым иде, юк, елаклар дип минем иптәшләремне гаепләргә ашыкмасыннар; алар, эһ тә итмичә, җәен колхозда авыр эш башкарып, көздән язга кадәр синуслар, косинуслар, ассимиляция, диссимиляция законнары, Владимир Ильич Ленинның «Апрель тезислары», Авраам Линкольн, Георг Вашингтон биографияләре һәм перфект, плюсквамперфект, партиципцвайлар өйрәнеп йөрүче тырыш егет-малайлар иде.

      Әмма кыр казлары оча, безнең якларга килә иде – бу инде бик яхшы, бик мөлаем күренеш, бу инде, бер дә шиксез, яз килде дигән сүз иде, кыр казлары килү фашизмның менә-менә шушы көннәрдә дөмегәчәге, сугышның менә-менә тәмамланачагы дигән сүз иде. Тик ул сугыш корбансыз гына булсын иде, әйтик, безнең танклар алга

Скачать книгу