Скачать книгу

һәм дөнья җимереп кешнәде, аңа башка атлар да кушылдылар. Бүренең һөҗүме шулай ике-өч тапкыр кабатланды, Хәмитулла аның саен ат ялына ныграк ябышты. Бүре Рәкәкәнең бугазын эзли иде! Тагын ярты гына чакрым, тагын биш кенә минут! Ләкин бүре дә ашыга иде, һәм ул тактикасын үзгәртте. Күпмедер вакытка югалып торды да, зур тизлек белән яннан кисеп атылып чыкты һәм Рәкәкәнең бугаз астыннан узды. Ат, ал санын күтәреп, котчыккыч хырылдады, кызганыч ыңгырашып куйды. Бүрегә бу манёвр ошады булса кирәк, бераздан мондый һөҗүм тагын кабатланды. Өченчеме-дүртенчеме һөҗүмдә ат, куркуына чыдый алмыйча, яман кешнәп алга ыргылды һәм кушаяклап чаба башлады. Арттагы көтү дә җил булып килә, Хәмитулла арттагы атларның гырылдаганын, пошкырып сулыш алганнарын, Рәкәкә артына бәрелә-бәрелә килгәннәрен тойды. Инде авыл да якындыр: томан җылынып китте, авыл янында ул гел шулай була. Рәкәкә шәп кенә алдырып бара иде, ләкин ике ут, яннан кисеп, аңа таба сикерде дә атны тагын өркетте, ат бу юлы котчыккыч дәрәҗәдә куркып ал санын күтәрде һәм бөтен торыгын селкеп алды да бүрегә ташланды. Шул чакта зур соры стена булып авыл күләгәсе күренде. Димәк, атлар исән калды! Әмма соңгы сикерүдә Хәмитулла ат сыртыннан очкан иде инде. Ярсыган ат көтүе Хәмитулла өстеннән давылдай узды.

      …Хәмитулла күзләрен ачты. Ачса – яран гөлләренең түгәрәк яфраклары арасыннан кояш карый. Ачса – чәй чокыры тотканы әнисе икән. Рәхәт булып китте. Ләкин күзләр тагын йомылды. Аннан бераз аң кергәч, уйлап ачты: ачам да барысын аңлыйм. Озаклап ачты: сәке кырында, еламсыраган күзләре белән мөлдерәп карап, Гөлзада утыра иде. Хәмитулла шатлыктан иреннәрен ялады, чак-чак эндәште.

      – Сөмбелә апага әйт: атларны яктырганчы ашата алмадым, – диде. Аннан тагын иреннәрен ялап: – Мин бит барысын да укымаган… – Үзе хәлсез елмайды.

      Гөлзада, күз яшьләре катыш карап, шулай ук елмайды. Аннан, зур сер әйткәндәй, бер төргәккә күрсәтте: «Менә, дружина исеменнән бирергә куштылар». Кәгазьне сүтеп, аның эченнән күз явын алырлык саржа галстук чыгарды. Мондый галстук мәктәптә берәүдә дә юк иде әле. Хәмитулла ике ел инде бер галстук белән йөри, ул тузган, очлары өзелгән, уңып, кызылдан сарыга әйләнгән иде. Шатлыгына чыдый алмыйча сикереп тормакчы булды, әмма нәрсәдер бил сөягенә үткен пычак белән сызгандай итте. Хәмитулла баш очында елап торган әнисен чамалап алды. Гөлзада исә аның кулына ябышты.

      – Юләр, кыймылдама! Имтиханны инде өченче көнне үк бирделәр! Сине азат иттеләр. Синең турыда дружина исеменнән әтиеңә хат яздык! Сиңа ун көнсез торырга ярамый!

      – Юу-ук! Юу-ук, – дип ыңгырашты Хәмитулла. – Мин имтиханны үзем бирәм! Минем китабым бар! Тарих укытучысына әйт: мин бригадир Сөмбелә апа кушканны үтәдем! Атларның берсе дә уҗым басуына кермәде! Имтиханны үзем бирәм… Сөмбелә апага әйт…

      Ул тагын аңын җуйды. Аның мендәре янында изелгән, тышлыгы сынган «Борынгы заман тарихы» ята иде. Гөлзада китапны алды, төзәтте. Ат кузгалагы кыстырган битен ачты. Ул бит мондый сүзләр белән башланып китә: «Юлчы! Спартага

Скачать книгу