Скачать книгу

дип йөргәндә, аңардан йөрәк авыруы таптылар. Күрәсең, нәселдән-нәселгә күчеп, Әнәскә дә оялаган чир иде бу. Әтисе, мәрхүм, йөрәк белән дөньядан киткән кеше. Җаббаров шуңа күрә барлык саклану чараларын үтәп, билгеле рамкалардан читкә тайпылмыйча, төп-төгәл генә яшәргә өйрәнде. Мәҗлесләрдән аракы-фәлән эчмичә айнык кайта иде. Дус-иш сыйлаганда да шома гына котылып кала, тик үзенең йөрәк авыртуын дусларыннан гына түгел, хатыныннан да яшерә иде.

      Бүген аның әз генә бушанасы, күңелендәге салкын ташлардан вакытлыча гына булса да котыласы килде. Карт, чынлап та, тиз әйләнеп кайтты.

      Үзе белән татлы урман һавасы ияртеп, түргә узды да шешәләрне шапылдатып өстәлгә утыртты.

      – Җитез дә инде син! – дип мактап алды Җаббаров.

      – Рәхәтен күр!

      Шешәләр янына стакан белән кабымлыклар тезелде. «Әллә шаярмаска микән? – дигән уй узды Әнәснең башыннан. – Алдын-артын карамыйча, кире шәһәргә сыпыртырга да бетте-китте. Аракыдан ни ямь дә, ни тәм инде. Юк, эчәм дигәч, эчәргә кирәк. Кызмача килеш Әлфияләр белән сөйләшүе җиңелрәк. Ул аларның йөзенә бәреп бернәрсә дә әйтә алмады бит әле. Җыр белән аның авызын томаладылар».

      – Әйдә, агай, ике борынга җибәрик әле, – дип, Җаббаров, кырлы стаканнарны тутырып, аракы салды. – Эчик тә җырлашыйк бер.

      Агышың, и агымсу, туп-тулы зар,

      Синең ни хәсрәтең, ни моңнарың бар?

      Кил, агай.

      – Салмаганга бишбылтыр, кыстама. – Каравылчы карт чаштырдатып газета кисәге ертып алды да махра төрде һәм, күзләрен кыса-кыса, җан рәхәте тоеп тартып җибәрде. – Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, бер утырып тартсам, бар кайгым тарала. Күзең кара, кашың кара, үз җаеңны үзең кара инде.

      – Кыстатасың, агай.

      – Мин чамамны белеп сөйләшәм. Урманның да күзе була. Карчыгым Исламия кыз чагында оялып кына мине капка ярыгыннан күзәтә иде. Хәзер аның урынына бер болан калды. Чыршыга ышыкланып гел карап кала, бахыр. Авыш-түеш атласаң, гупчем урманыңнан бизәр.

      – Ялгызың ничек шашмыйсың, агай?

      – Һы! Менә син кала тиклем зур калада миллион кеше белән яшисең, ә үзең ялгыз, болан кебек ялгыз. Ишләреңә сыенырсың сыенуын. Мисалга, болан да борынын чөеп йөри-йөри дә, яраланса, кешеләргә бара.

      – Юк, агай, мин үлгәндә дә качып үләчәкмен. Әйдә, синең исәнлеккә! – Җаббаров, эссе көндә бик нык сусаган юлчы сыман, бер тында стаканын бушатты. – Беренче стаканнан соң ризык капмыйбыз, – диде ул, шаяртып.

      – Эчә, су кебек эчә. Тегеләр табигать карый, бу эчә, – дип мыгырданды карт.

      – Чөнки мин көчсез, агай. Көчсез, ишетәсеңме? Синнән оялмыйм. Син премиягә көндәшем дә, чуртым да түгел. Син гади урманчы гына. Болан үз ярасын бәйләтергә кешеләр эзли, дисеңме? Мин кая барыйм икән, ә? Кем кулына баш төртим? Әшәке сорттан мин, агай, ышан миңа, адәм актыгы мин. Йолдыз чүпләргә дип күккә үреләм дә, кулым пешсә, гаепне үземнән түгел, читтән эзлим. Бик-бик җиңәсем килә минем, агай! Яп-якты көндә дә фонарь кабызып, адашып, бәрелеп, коймаларга тотынып йөрим ләбаса. Юк, эчеп түгел, ап-айнык килеш йөрим. Мин фил инде, фил, ә бит мине кырмыскалар талый. Шундый

Скачать книгу