Скачать книгу

янып беткән идем…

      Аста егетләр тыныч кына гәпләшеп утыралар иде. Нур Әлфияне җырларга кыстый башлады. Җаббаров колакларын сагайтты. Җыр аны шушы кара уйлардан аралап алса иде!

      – Кешеләр йоклый, сез нәрсә, егетләр?! – диде Әлфия.

      – Җырла инде, Әлфия, – диде Әнәс, үзе дә сизмәстән аңа исеме белән эндәшеп.

      – Әнә Җаббаров та йокламый! – диеште егетләр.

      Әлфия моңарчы ишетелмәгән җыр җырлады. Гади генә сүзләргә язылган көй арасыннан ниндидер үзәк өзгеч моң актарылып чыкты да күңелне айкап ташлады. Моң һаман саен Әнәсне баса бара иде. Менә ул, бормаларына салып, аны үзенә ияртә, чәчәкле болыннарга әйди, ерак-еракларга чакыра, гомернең кыскалыгын искәртә иде…

      – Тартырга бир әле, – диде ул, югарыдан Ирекнең җилкәсенә кагылып. – Тәмәке тынычландыра, диләр…

      5

      Кышкы урман һавасын тансыклап ерак юлга чыккан Җаббаров япа-ялгызы, боегып, каравылчы өендә утыра. Уйлары, агачыннан өзелгән алмалар сыман, анда тәгәри, монда тәгәри, тәгәрәгән саен чокырга мәтәлә шикелле. Әлфиядә нинди сагыш икән ул? Каян килгән моң аңарда? Нишләп ул Әнәснең юлына чыгып басты? Нишләп сүзсез генә инәлеп-инәлеп урманга барыйк ди? Әлфиягә үчләшеп кенә урманга бармады Җаббаров. Йөрсеннәр өчәүләшеп. Аңа монда да дөнья түгәрәк.

      Каравылчы Шәрифҗан агайның беренче мәртәбә генә кунак төшерүе түгел икән, бар фантазиясен туплап, өен бизәгән: тәрәзә кашагасына хуш исләр аңкып торган чыршы ботаклары элгән. Ятак сымаграк эшләнгән сәкесенә аю тиресе җәйгән, иске көзгенең башына болан мөгезе беркетеп куйган.

      Агай боларның барысыннан да канәгатьлек тоеп, чын хуҗаларча сөйләнә-сөйләнә мич ягып йөргәндә:

      – Хәттин зур кайгың бармы соң, олан? Тегеләр күңел ача, син тәүлек буе корсагыңа май җыясың. Кил учак җылысына! – диде.

      – Их, абзый кеше! Тегеләрнең шатлыгы хәттин ашкан. Ә минем – юк.

      – Алай да кил әле учак каршына. Агачларның ничек янганын кара: усак күз яшьләрен агызып, имән черт-черт төкеренеп, каен җырлый-җырлый, өрәңге паш-пош килеп дөрли.

      – Адәмнәр кебек аларның да үз холкы бар дисең инде?

      Җаббаров иренеп кенә мич алдына барып тезләнде.

      – Бар шул, олан.

      – Урман белән генә җенләнеп син кешеләрне онытмадыңмы, яхшыдан яманны аера аласыңмы, агай? Бу тынлык сине туйдырмыймы?

      – Кайсы соравыңа ни диим икән инде? Тынлык туйдырмый, анысы факт. Әгәр урманда бер генә яфрак та селкенми торган шомлы тынлык булса, мин гөрселдәтеп һавага атып җибәрәм. И, мин сиңа әйтим, кош-кортка җитә кала бу. Пыр тузыналар, җанкайлар.

      Учактан сибелгән ут шәүләсе каравылчы картның яңакларында уйнаклый, аның күзләрендә дә каен утыны яна сыман.

      – Кешеләргә элегрәк, яшь чактарак, үпкә саклый идем, хәзер юк, хәзер мин төптән исәплим. Ай-һай, булды инде күрмешләр!.. – Агай тиктомалдан гына көлеп куйды. – Булды, олан. Сугыш беткән елны мин колхоз персидәтеле идем. Өстән фәрман килеп төште: гөрләп үскән урманыбызны, тураклап,

Скачать книгу