Скачать книгу

кулына карап торудан бүтән чара юк, бигрәк тә шәһәр җирендә. Руфинәгә өйләнү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Альфред үзеннән кимендә ун яшькә кечерәк, иң чибәр, иң акыллы, аның өчен үлеп торучы кызны табачагына әз генә дә шикләнми. Фил гәүдәле Руфинәгә боларның берсен дә сиздерергә ярамый, сиздермәү өчен аңа бертуктаусыз: «Синең өчен үләм, сине яратам, нечкә билем, акыллым», – дип кенә торырга, янында һәр теләген үтәп бөтерелергә кирәк иде. Башыңа төшкәч, анысына гына түзәсең, күбрәгенә дә түзәргә туры килә. Мәсьәләнең бит икенче ягы да бар: Альфред уйлавынча, Руфинә аңа егылып гашыйк, бу якты дөньяда Альфредтан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый иде. Аның бу тойгысын сүндермичә дөрләтеп торсаң, күп нәрсәләргә ирешеп булачак.

      Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым яшерен сөйләшүләренең төп нәтиҗәсен Руфинәгә башта бик сакланып кына, читләтеп, ишарәләр белән генә җиткерделәр, ниятләренең нигездә кызларыныкы белән туры килүен белгәч, аңа ачыктан-ачык сәяси басым ясарга керештеләр. Бу вакытта Альфредның Казанда яшәвенә инде өч атна тулып килә, ягъни имтихан һәм конкурс нәтиҗәләре әйтелер чак, димәк, аның авылга кайтып китәр көннәре якынлаша иде. Шушы шартларда Руфинә дә уртак ниятне тормышка ашыру өчен актив хәрәкәткә килде. Бер бик матур кичне йокы бүлмәсендә шаярып ятканда, ул Альфредның борынына шалт итеп чиртте дә (сүз уңаеннан әйтим, бу аның иң яратып башкара торган даими шөгыленә әйләнде) мондый сорау бирде:

      – Альфа, ә син миңа авылыңны кайчан күрсәтәсең?

      Егет өчен бу иң дәһшәтле сорау иде. Ул Руфинәне алып кайтырга да, беркемгә дә күрсәтергә дә теләмәде, бу хакта уйларга да курыкты. Шуңа күрә шаярту белән котылмакчы булды:

      – Аның нәрсәсен күрәсең инде, авыл белән шәһәр арасында төп аермалар күптән бетте бит.

      – Ах, син, озорник! – диде Руфинә, чиртүен кабатлап. – Ә минем авыл урамнарындагы асфальттан йөрисем килә.

      – И җаным, нинди асфальт ди ул, минем салгач әзрәк шыттыра торган гадәтемне беләсең бит.

      – Ах, озорник!

      Альфред аңа җайлап кына урамнарда яз-көз резина итекләр белән дә йөрерлек түгеллеген, әрәмәләрне сыер-сарыклар ашап бетереп килүен, елганың кибеп баруын, чөгендерләрне чүп, бәрәңгеләрне колорадо коңгызы басуын сөйләп күрсәтте. Ләкин Руфинә боларны ишеткәч дәртләнеп кенә китте.

      – Бик шәп! – диде ул, кулларын чәбәкләп. – Әле мин элекке авылны күрә алмыйм икән, дип кайгырган идем.

      Шулай итеп чигенер юл бетте. Ул, әтием дә мал печүче генә булып эшли, димәкче иде дә тыелды, бу факт аның абруен кисәчәк. Анысына соңрак та өлгереп була.

      Альфред өчен хурлыклы солых төзүдән башка юл калмады. Руфинәнең машинасы белән кайтырга, икебез дә бер институтка укырга кердек, дияргә, кояшта кызынып, коенып ял итәргә дә бергәләп китеп барырга, дигән карарга килделәр. Билгеле, өйләнгән кеше төсле чит-ят хатын-кыз ияртеп кайтып төшкәнгә әтисе котырыр, әнисе шатланыр, авыл халкы тегеләй дә, болай да сөйләр, классташлары төпченер, әмма

Скачать книгу