Скачать книгу

Руфинәне алар үзләре генә яратырга теләсәләр дә, бу эгоистик хисне җиңеп, аны башкалардан да яраттыру мөмкинлеге тудырдылар. Тик бер нәрсә генә аңлаешсыз иде: үзенең җилкәсеннән дә тәбәнәк булган кысык күзле якут аңа ни бирә ала, киләчәктә ничек, кайда яшәрләр – бу мәсьәләләр һәммәсе ачык калды. Ул хакта сүз кузгатсаң, Руфинә аяк тибеп кенә кычкырды. Бала бит, нишлисең? Ашыгыч чаралар күреп, фатир мәсьәләсен хәл итә алды Заһит Рәхмәтуллович. Сораучы барында кыз кешене биреп калу хәерле булса да, туйны бәла-каза кебегрәк кабул иттеләр. Шуңа күрә кода белән кодагыйга, Якутиядән үк килсәләр дә, бик коелып төшмәделәр, кунакханәгә генә урнаштырдылар. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым эчләрендә дөрләгән канәгатьсезлек утын туйда ничек кенә яшерергә тырышсалар да булдыра алмадылар, аларның йөзләре яктырмады. Менә бүләкләр бирер чак җитте. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым яшьләрне котлап яңа фатир ачкычы тапшырдылар. Шуннан соң кияүнең әтисе торып: «Без яшьләргә «Жигули» машинасы бүләк итәбез», – дигәч, бөтенесе өнсез калды. Ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр, бу шаярту гынадыр дип кул чабарга курыктылар. Туйны алып баручы машина турындагы документны укыгач, алкышлар яңгырады. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым кодасы белән кодагые янына ничек йөгереп барганнарын, аларның битләрен, авызларын гына түгел, кысык күзләрен дә ничек үбә башлаганнарын сизми дә калдылар. Һай әйбәт тә кешеләр булып чыкты соң кода белән кодагый!

      Менә шулай матур гына яшәп киткәннәр иде балалар. Кияү бик тынгысыз булып чыкты, ашарга да пешерде, чәтертән кебек керен дә уды, идән дә юды. Руфинә укуын дәвам итте. Балаларның матур тормыш коруына куанудан Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым үзләре дә түгәрәкләнеп, матурланып киттеләр. Әмма аларга борчылусыз озак яшәргә насыйп булмаган икән. Яңа ел алдыннан фатирны да, Руфинәне дә, «Жигули»ен да калдырып, якут кияү чыкты да качты. Руфинә дә сөйләмәде, ул идиот хакында сөйләшәсем дә килми, диде. Кодалар белән телефон аша элемтәгә кергәч, шул мәгълүм булды: боларның кызы тегеләрнең малаен ат итеп җиккән, сыер урынына сауган, эт итеп сүккән, ишәк урынына да күрмәгән икән. Санга сукмаса да, малайларының күзенә аш чүмече белән суккан. Хәзер ул Казанга килү түгел, «каз» сүзен ишетсә дә калтырый башлый, укырга да башка университетка күчә икән. Кычкырышмадылар, судлашмадылар, «Жигули»ның биш меңен аларга салдылар да шуның белән вәссәлам. Руфинә шул фатирда яшәп калды. Әнисе белән барып, мәшкәләнеп, күгәреп беткән кефир шешәләрен, савыт-сабасын, лакашып каткан кием-салымын күз яшьләрен куша-куша юып кайткаладылар. Бала бит, нишлисең? Әгәр барлык кешеләр дә балаларын шулай кайгыртса, тормыш бөтенләй башкача булыр иде. Руфинәсенә ул җылы хисләрен кызганмады, кем баласы дигәндә, ким-хур булырлык итмәде. Җәмгыять бакчасына яшь үсенте утыртасың икән, син инде иренмә, аңа барлык шартын тудыр. Әгәр аны үз ихтыярына ташлыйсың икән, син ата түгел. Аллага шөкер, бу мәсьәләдә Заһит Рәхмәтулловичның халык алдында йөзе ак. Ниндидер кыенлыклар, кытыршылыклар, уңышсызлыклар бар

Скачать книгу