ТОП просматриваемых книг сайта:
Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров
Читать онлайн.Название Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02790-8
Автор произведения Зиннур Мансуров
Жанр Документальная литература
Издательство Татарское книжное издательство
2. Карендәшләр! Уйганаек, заман уйганмак заманыдыр… Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен… Як-ягымызны карап, дөньяның барышыннан хәбәрдар булалым. Башка милләт халкының барышыннан гыйбрәт алып, безләр дә алга таба аякларымызны атлап, һәр сәгать алга йөрмәгә иҗтиһат итик… Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник… Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик…
Без Думага депутат сайларга никадәр хаклы булсак та, ул закон йортына клоун һәм дә талантсыз клоун сайларга хаксыз…
Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел, тәрәккый итеп тотыйк алга юл… Тырышыйк… Һәр көн үзгәрә заман… Тырышырга кирәк, карендәшләр! Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!.. Изге эштер тартышмаклык хокук өчен… Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!.. Теләсәк яшәргә, дәгъвабызны исбат итик, дәлилләр китереп… Киләчәктә бәхетләр көтә безне…
«Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсаннарның кадере бетәчәк…» Бюрократларның бу сүзе әбиләрнең: «Май ашама, сукыр булырсың», – дигән сүзләренә бик охшый…
Хөррият, ирек – барча кешеләргәдер; бай, фәкыйрь, галим, җаһил, ир вә хатын һәм милләт, аерылмаенча, һәркемгә бертигездер.
Элеккечә кайгы-хәсрәт, ачынуларга хәзер урын бармы?.. Җанлансын халык, бар моңын, барлык зарын өстән салып… Тор! Тартыш! Тиз бар, татар… Тор! Селкен! Кузгал, татар!..
Җитәр инде, җитәр инде, давайте, сызганыйк җиңне; … һич өмет юк җиңне сызганмай… Ачыйк иттифакъка44 юл: ушбудыр иң тугъры юл; сыңар җиңнән ике кул чыгарыйк без…
Тотып милләт ливасын45, юлга чыктык: «Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас».
3. Бер теләктәге кешеләр, бер сүздә булып, мәйданга чыгып… Тырышып, күп акчалар тотып һәм төрле-төрле чаралар күреп, ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!..
Татарда акча юк, байлык та юк, дип, юкны сөйлиләр… Татар акча тапмый түгел, таба… Тау кисәр эшлекле ул – тотынса, дөнья төзәтер… Алла мондыйларның санын арттырсын…
Бу замандагы европалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр…
4. Тәрәккый дә итәмез, һәр нәрсәне көттерәмез дә…
Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, ысулы җәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән «тавык аягы» да эзләп маташтылар. Бара торгач, белделәр ки, кара тактаның эчендә «тавык аягы» түгел, «чебеш аягы» да юк, имеш!..
Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзеңез өчен яхшы булыр, дисәң: «Э… э… кирәкми, э… э…» – дип киреләнәләр…
Дөрест… «Яңа» дип һәр нәрсәгә мөкиббән кителмәскә вә… айнык караштан аерылмаска кирәк… Вәләкин… Нигә кирәк искелек, кирелек?.. Кирелек, наданлык гаскәрен җиңеп, сындырып ташлыйк… Якты көннәр алда… Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк.
5. Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр…
44
Иттифакъ – берләшү.
45
Лива – байрак.