ТОП просматриваемых книг сайта:
Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Читать онлайн.Название Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02856-1
Автор произведения Адлер Тимергалин
Жанр Современная русская литература
Издательство Татарское книжное издательство
Татар теле дә шушы гомуми канунга буйсына. Безнең телебездәге алынмалар арасында бик борынгы катламнар (әйтик, Шумер, Мисыр, санскрит һәм Кытай элементлары) да бар. Аеруча зур һәм калын катлам – шәрык алынмалары, бигрәк тә гарәп һәм фарсы сүзләре. Болары да болгар-татар теленә исламга кадәрге чорда ук керә башлаганнар, ә ислам дине кабул ителгәннән соң, язма әдәбият аша алар көчле бер ташкын кебек кереп үзләшкәннәр. Шунысын да әйтик: татар теленең баюында һәм формалашуында дин әһелләренең, исламның роле бәя биреп бетергесез зур булган.
ХIХ һәм бигрәк тә ХХ гасырларда татар телендә рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр күпләп күзәтелә башлый. Октябрь инкыйлабыннан соң болары элекке гарәп-фарсы алынмаларын бик нык кысрыклаганнар, һәм моңа хакимиятләрнең руслаштыру сәясәте дә (бигрәк тә 1939 елда татар әлифбасын мәҗбүри рәвештә рус графикасына күчерү) булышлык иткән. Шунысы кызганыч: Галимҗан Ибраһимов кебек фәрештәле каләм иясе дә шушы сәясәт тегермәненә су койган. Мәсәлән, 1924 елда ук инде ул: «Безнең тормыш ягыннан әһәмияте калмаган гарәби, фарси сүзләр, аталмалар эзләп маташу – бер адым артка китүдер. Шуңа күрә гарәби, фарси сүзләрдән матбугатны тазарту тиешле», – дип яза.
Тазартканнар. Юынтык су белән бергә тагарактагы бәбине дә чыгарып түккәннәр.
Шуңа күрә инде ХХ гасыр урталарында ук иске язма чыганакларны уку һәм аңлау кыенлашкан һәм «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» кебек белешмәгә ихтыяҗ туган. Шулай да ХХ гасыр ахырларына таба татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары катламы гамәли лексиканың өчтән берен алып тора, ә Көнбатыш Европа һәм рус сүзләре 10–15 процент тәшкил итә иде.
ХХ гасыр азакларындагы болгавыр бер чорда бу процесста кирегә таба хәрәкәт көчәеп, вакытлы матбугат сәхифәләрендә яңадан элекке гарәби һәм фарси чыгышлы алынмаларга кайту юнәлеше өстенлек итә башлады (мәктәптә уку классы яңадан сыйныфка, экономика – икътисадка, пространство – фәзага, логика – мантыйкка, стена диварга «әйләнде» һ. б.). Матбугат әһелләре һәм әдипләр, нигездә, моны хупладылар, ләкин рус һәм интернациональ алынмаларны тәмам «себереп түгү» юлына басмадылар, тынычрак, урта юлны сайладылар. Чыннан да, «класс» сүзен «сыйныф» сүзе алмаштырып бетерә алмый, «логика» сүзе һәм ул катнашкан бик күп башка сүзләрне татар телендә «мантыйк» нигезендә ясалган сүзләр белән колачлап бетерү мөмкин түгел.
Рус милләтчеләреннән йоккан «күәспәрвәрлек»кә («квасной патриотизм»га) бирелеп, алынма сүзләрне урам теленә хас булганча тәмам бозып, янәсе, «татар теле казанында кайнатып» язарга омтылышны хуплау мөмкин түгел. Әйе, без салам, буразна, бүрәнә, мүк, камыт кебек сүзләргә, алынма булуларына
7
Мигъдә – ашказаны.