ТОП просматриваемых книг сайта:
Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Читать онлайн.Название Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02856-1
Автор произведения Адлер Тимергалин
Жанр Современная русская литература
Издательство Татарское книжное издательство
Белялов У. Гаяз Исхаки, он же «Шольц». Необходимые пояснения // Советская Татария. – 1989. – 20 май.
Белялов У. Правда не должна быть усеченной // Советская Татария. – 1989. – 2 сентябрь.
Әдәбиятчылар Исхакыйны Ватанына кайтару өчен көрәшкәндә антиисхакыйчыларның соңгы бастионын саклаучылар шушылар иде инде.
Ялгышмасам, Белялов әфәнде, соңарыбрак булса да, үзенең хаталарын өлешчә танып та маташты шикелле. Ләкин аны халык мәхкәмәсе акладымы соң? Юк, акламады һәм акламаячак та.
Ялган сөйләүче турында: «Ничек теле әйләнә?!» – дип гаҗәпләнәләр. Олы ялган заманында яшибез. Кечерәк ялганнар инде безгә хакыйкать булып тоела. Гыйффәт ханым (Заһидә Бурнашева) 1916 елда ук язган бит: «Ниндидер кер вә зольмәтләргә ил чумган хәзер, Ныклыгын һәм пакьлеген, йолдызларын җуйган хәзер».
Күрәсең, мондый югалтулар тарихи үзгәреш-түнкәрешләр алдыннан булгалый торгандыр.
«Игри1 булсаң сән төзәлмәздин, и тел, Барчамыз игри булырмыз, аны бел?» – дигән Мөхәммәдьяр.
Тирән фикер әйткән Мөхәммәдьяр! Әдәбиятыбызга, бигрәк тә вакытлы матбугатыбызга карасаң, нинди купшы, ясалма, сонгый, ялгыш-йолгыш, ягъни ялган, игри телдә яза башладык бит хәзер. Бер генә сүзебез дә чын йөрәктән чыкмый шикелле… Самимилек юк, артистлык, сәхнәчәлек кенә калды. Бу ясалмалык әле күптән дә түгел телебезне басып киткән рус сүзләреннән дә хәтәррәк, минемчә.
Милләтебез кризис кичерә. Ләкин бүген бу кризис, Гаяз Исхакыйның «инкыйраз»ыннан аермалы буларак, бөтен планета күләмендә бара, – шуны да онытмыйк. Милли мәдәниятебезгә ябырылган күп кенә бәлаләр бөтен Җир цивилизациясенә кагыла. Моның эчкәрге сәбәпләре бар, әлбәттә. Ихтимал, «тышкы», «галәми» сәбәпләр дә бардыр. Без эчке сәбәпләргә каршы тора алачакбыз. Таркалуга, бүселүгә, регресска – энтропиягә, инкыйразга каршы көрәшә алачакбыз, ә инде галәми сәбәпләр Илаһтан безләрне сынау һәм кыл иләктән үткәрү өчен килә, ахрысы.
Таяныч эзләп, Ризаэтдин Фәхретдингә тагын әйләнеп карыйм.
Менә аның, вафатына күп тә калмый, ачынып язган сүзләре: «Язып вә күчереп утыруларым бездән соңлар укырлар рәвешендә бер фикер берлә түгел, динсез латин кавеме өчен төркләрнең – бу мәмләкәттә мөнкариз төркләр вә мөселманнарның әсәрләрене укуга ихтыяҗлары вә ләззәтләнүләре булмаслыгы мәгълүм», – дигән ул. Остазның бу сүзләрендә дөреслек булса да, ул абсолют хакыйкать булмаса кирәк. Латин кавеме дигәндә, ул, әлбәттә, беренче нәүбәттә көнбатышны түгел, бәлки рус милләтен күздә тота (без моны аның рус сәясәтенә нисбәтле башка сүзләреннән ачык күрәбез).
Без аңыбызга һәм көндәлек тормышыбызга «гөнаһ» төшенчәсен яңадан кайтарырга тиеш. Әлбәттә, бу терминның эчтәлеген логик төшенчәләр нигезендә аңлату яки аңа мөкәммәл билгеләмә бирү мөмкин түгел, чөнки ул исбатлавы кыен булган (аксиома сыйфатында кабул ителергә генә тиешле) әхлакый кагыйдәләргә нигезләнә. Тик шулай да ул кадәр аңлаешсыз нәрсә түгел. Монда,
1
Игри – ялган.