Скачать книгу

үтмәгән яшь Исхакый да бу кармакка тиз каба һәм үзе дә сизмичә урыс миссионерлары тәгълиматын пропагандалау рупорына әверелә» дигән җөмләне һичбер кызганусыз алып ташларга киңәш итәм.

      Заманында Г. Газиз дә Исхакыйның «Инкыйраз»ы турында: «Бу әсәрдә шактый гына тәнакыз дигән нәрсәләр очрашкалый», – дип язган иде. («Тәнакыз» – каршылык, капма-каршылык, ярашмаучылык.) Чыннан да, «Кереш»тә һәм «Хатимә»дәге кайбер фикерләрнең эчкәреге фикерләр белән ярашмаучылыгы бар, ләкин аларны мин самими бер хәйлә дип кенә карау яклы.

      Мәсәлән, «Инкыйраз»ның башында ук милли тәрәккыятне тоткарлаучы сәбәпләрдән берсе (дүртенчесе) итеп Исхакый «безнең урыс мәктәпләрендә укымавымыз» дип күрсәтә дә, бүгенге милләтпәрвәрләрнең колагын торгыза торган сүзләр язып ташлый: «Безнең рус идарәсенә табигъ булганымызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә табигъ икәнлегемезне белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр». Бу юлларның цензура иләгеннән үтү өчен генә язылганлыгына мин шикләнмим. Күрәсең, яшь Исхакый тормыш сәясәтендә алай ук тәҗрибәсез һәм наив булмагандыр… «Башсызлык» булган аңарда, ләкин бу сыйфат Гаязга – фидакяр пассионарийга – табигать тарафыннан бүләк ителгән. Әсәренең башында һәм ахырында цензура колагына, кем әйтмешли, токмач элсә дә, аның эчендә ул: «Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил калуларына вә шуның сайәсендә мөнкариз булуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр», – дигән нәтиҗә ясый.

      Ә инде Учительская школаның тәэсир-йогынтысына килгәндә, мин Исхакыйны Исхакый иткән бу мәктәпне Пушкиннан Пушкин ясаган Царскосельский лицей белән чагыштырыр идем. Әлбәттә, аңарда Учительская школа калдырган йогынтыда, чыннан да, тискәре моментлар шәйләнә. Шуларның берсе – рус грамматикасы калыбында фикерләү һәм язу. Бу йогынтының эзләрен без Гаяз Исхакыйның башка әсәрләрендә дә тоемлыйбыз, ләкин ул йогынтының торган саен йомшара, зәгыйфьләнә баруы да хак. Тормышының ахыргы этабында исә Исхакыйның фикерләү грамматикасында төрек теле йогынтысы сиздерә башлый. Бусы да аңлашыла.

      Тик болары – башка мәсьәлә, әйдәгез, моны телчеләргә һәм мантыйкчы-логикларга калдырыйк, чөнки «Грамматика философиясе» кебек башкатыргыч нәрсәләрне алар өйрәнәләр. Иң олы Хакыйкать шунда: Исхакый үзенең һәр җөмләсендә, һәр тынышында татар җанлы булып калган. Актык сулышына кадәр. Ул рус рупоры да, фашист рупоры да, госманлы рупоры да булмаган. Ул – Хакыйкать рупоры, Хакыйкать быргысы. Гасырга берәү генә килә торган илаһи мөҗәддид булган ул. «Туган-үскән җирендә пәйгамбәргә кадер юк» – Изге Инҗилдәге бу мәңгелек хакыйкать Гаяз Исхакый мисалында тагын бер кат расланды гына.

      Гаяз Исхакыйга карата «пәйгамбәр» дигән сүзне мин аңлы рәвештә кулланам. Исламият буенча, һиҗри гасыр үткән саен, Җир йөзенә мөҗәддид (яңартучы)

Скачать книгу