ТОП просматриваемых книг сайта:
Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Читать онлайн.Название Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-04226-0
Автор произведения Мирсай Амир
Жанр Литература 20 века
Издательство Татарское книжное издательство
Мин аның йөзенең сафлыгына, яшьлегенә ышанмаган төсле, гәүдәсен – тән төзелешен карый башлыйм. Аның түгәрәкләнеп торган җыйнак иңбашлары тирән тормыш белән сулый. Чем-ак батист кофтасын калкытып, тере булып күренгән күкрәкләре сине өзлексез үзләренә тарталар. Гомумән, аның тән төзелешендә булган җыйнаклык, җанлылык, зифалык, иплелек сине тагын да ныграк тоткын итә. Ул – әле яңа гына өлгереп җиткән саф яшь кыз… Моннан дүрт ел элек ул әле бөтенләй сабый булгандыр. Ничек итеп шул кыз?.. Юк, бу мөмкин түгел. Аңа, бик күп булса, унсигез яшь булыр, әйе, бик күп булса, унсигез…
Шушы кичерешләр йогынтысы астында мин шактый озак вакыт онытылып тордым. Аязгуловның өзлексез сөйләве, Гаяз белән Рахмановның ара-тирә сорау биреп куюлары минем колагыма ишетелеп торсалар да, аңыма барып җитә алмадылар. Тик Артыкбикә хәрәкәткә килгәч кенә айныдым мин. Ул, кашларын җыерып, ачулы тавыш белән әйтеп куйды:
– Узына башлыйлар алар, – диде, – Совет илендә яшәгәннәрен оныталар.
Тик шунда гына минем игътибарым яңадан Аязгулов сүзләренә кайтты. Аязгулов һаман да баягыча тыныч, ләкин үзенең хаклы икәнлегенә ышанган кешегә хас ныклы тавыш белән сөйли иде.
– Узындырырга ярамый, – диде ул, Артыкбикәгә җавап биреп. – Тезгенне кулак кулына бирергә хакыбыз юк. Алай гына да түгел, без аны һаман ныграк чикләү политикасы алып барабыз. Ләкин кулакны сыйныф буларак бетерү авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерү аша гына мөмкин. Ә авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерү – таралган вак хуҗалыкларны берләштереп, алардан социалистик эре хуҗалыклар оештыру җиңел эш түгел. Ул – бөтен илнең экономикасына бәйләнгән мәсьәлә.
– Илнең экономикасы кайчан ул дәрәҗәгә күтәрелер икән соң?
– Аны көтеп торырга кирәк дигән сүз түгел. Бая әйткәнемчә, авылда бүгеннән үк үз хуҗалыкларын, үз җирләрен берләштереп, артель белән эшләргә теләүчеләр бар икән, бик яхшы. Без андыйларга ярдәм итәбез. Алай гына да түгел, шундый кешеләрне табарга тиешбез, юк икән – булдырырга. Чөнки бүгенге артельләр яки коммуналар – бөтен авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерүгә иң яхшы әзерлек алар, бу юлдагы иң ышанычлы адымнар. Берләшкән хуҗалыкның әһәмияте ул хуҗалыкка кергән крестьяннарга культуралы, бай тормышка чыгарга мөмкинлек бирүендә генә түгел, аның әһәмияте – алда торган зур эшкә тәҗрибә дә булуында, башкаларга үрнәк тә булуында… Йә, аңлашылды бугай инде, күп кабатладым. Әйе, партия тоткан юл менә шундый.