ТОП просматриваемых книг сайта:
Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Читать онлайн.Название Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-04226-0
Автор произведения Мирсай Амир
Жанр Литература 20 века
Издательство Татарское книжное издательство
– Тагын әйтәм, Аязгулов агай, укырга китәм мин. Берьеллык курс гыйлеме бетте. Менә бу егет моннан ике ел элек миңа караганда надан иде, мин аңа әллә ничаклы нәрсә өйрәттем. Ә хәзер ул мине өйрәтә, мине ниндидер обломщинада гаепли… Ә мин «обломщина» дигән сүзне аңламыйм. Ул аны укыган, ә минем аны укыганым юк…
(Аның соңгы сүзе йөрәгемне чеметеп алгандай булды. Чөнки минем үземнең дә «Обломов» ны укыганым юк, ул сүзне фәкать башкалардан ишетеп кенә куллана идем.)
Рахмановның бу көтелмәгән чыгышы барыбызны да сискәндереп җибәрде. Җинаять эшләп тотылган балалар төсле кызарышып, түбән карадык. Аязгулов, стенага сөялеп торган җиреннән җәһәт кенә кузгалып, бер-ике адым атлады һәм, кулы белән ишарәләп, Рахмановны туктатты.
– Җитте, егетләр, – диде ул. Җитди, әкрен тавыш белән сөйли башлады: – Сез монда, егетләр, Рахмановны тәнкыйтьлибез ди торгач, бөтен комсомол оешмасын берни эшләмәгән итеп күрсәтә башладыгыз. Анысы дөрес булмас. Ярый, менә сезне алыйк. – Ул Гаязга тукталды. – Хәер, сезнең кайдан икәнегезне белмим.
– Шәһәрдән ул, – дидем мин. – Завод егете.
– Әһә, завод егетеме? Сизелә. Ярый, сезгә кагылмыйк, – диде Аязгулов, Гаязны калдырып, миңа борылды һәм, гаҗәпкә каршы, турыдан-туры исемем белән дәште. – Ильяс энем, сиңа тукталыйк, – диде. – Ильясмы син? – диде һәм, минем җавап биргәнемне көтмичә, үз соравын үзе дөресләп дәвам итте: – Әйе, мин сине беләм. Моннан ике ел элек кенә борын астың кибеп җитмәгән малай идең син. Менә шушы бүлмәдә үк сиңа комсомол комитеты командировка язуы биреп, кантон мәгариф бүлегенә җибәрде. Күр сине хәзер, нинди куркыныч