Скачать книгу

мәңгелек дөньяда икенче бер яңа дөнья – туй шатлыгын эченә җыйган кояшлы якты алан, имән тирәли тезелгән ак эскәтерле өстәлләр, җиләс җил белән лепердәшүче нәни әләмнәр, урман шавы аша да ишетелүче яңгыравыклы шат тавышлар – миңа онытылып китәргә ирек бирмичә, күңелемдә гел янәшә яшәп торалар.

      Юк, аулакта кала алмыйм мин. Кайгың никадәр зур булса да, кешеләр янына барырга кирәк.

      Мин ихтыярсыз аланга әйләнеп кайтам.

      Көндезге уннар тирәсендә алан умарта күче кебек кайный башлый. Барлык кешенең игътибары вахта машиналары килә торган асфальт юл ягына юнәлә.

      Менә аланга ике «Волга» килеп керә. Аларны каскалар кигән биш мотоциклчы озата килә. Кыландыра белә инде безнең Хыялый!

      Беренче машинадан кияү белән кыз чыгалар.

      Йа Хода! Мин Гүзәлиянең чибәрлеген белә идем, ләкин бу хәтлесен үк күз алдыма китерә алмый идем. Билләрен өздереп торган кабарынкы итәкле ап-ак озын күлмәк, шомырт кара чәчләренә үргән чәчәк такыя аны гел әкият кызы ясаган. Юк, әкият кызы түгел, әкият кызы күзне камаштыра, җанны җылытмый, ә бу – җир кызы, моның йөзендә нур балкый, күзләрендә бәхет очкынлана, килешле матур борыны, чиядәй тулы иреннәре үзәкләрне өзеп ала. Бәхете бар икән Җәүдәтнең!

      Икенче машинадан кияү белән кызның әти-әнисе төшә. Хәдичәттәй, көн эссе булса да, яшел ефәк шәл бөркәнгән, шәл чуклары җиргә кадәр салынып тора. Ак сакаллы Талип картның башында чуар түбәтәй, өстендә соры полотнодан теккән костюм. Аларны күрүгә, Азамат, гармунны күкрәгенә салып, бөтен иңенә тартып җибәрә. Халык ду килеп, гөрләтеп кул чаба, кызлар кияү белән кыз өстенә чәчәк сибәләр.

      Ул да түгел, Хәйрүш сыра мичкәсе өстенә сикереп менә.

      – Бригада исеменнән тәкъдим кертәм, – ди ул, – кияү белән кыз, кулларын кулга тотынып, аланны бер әйләнеп килсеннәр.

      – Әйләнсеннәр! – ди бригада күмәк тавыштан.

      – Туры булырга, кабергә чаклы яратышырга, бригаданы беркайчан да онытмаска имән янына басып ант итсеннәр!

      – Итсеннәр! – дип гөрли бригада.

      Кап-кара костюм кигән, озын буйлы, төз гәүдәле, тик чамадан тыш җитди чырайлы Җәүдәт яңа гына аткан алмагач чәчкәсе төсле ак күлмәкле Гүзәлияне кулларыннан ала, һәм алар, әнә шулай җитәкләшеп, әкрен генә атлый башлыйлар. Дулкынланудан сулышы кысылган бригада, сокланып, тын кала, күңеле тулып киткән Хәдичәттәй күлмәк җиңе белән күз яшьләрен сөрткәли.

      Менә кияү белән кыз имән янына килеп җиттеләр, туктадылар.

      – Рәхмәт, дусларым… Яхшылыгыгызны онытмам… – диде Җәүдәт, тотлыга төшеп. Аның кояш күрмәгән ак чырае дулкынланудан тагын да ныграк агарынды…

      Николай Петушков, чандыр озын буе белән бөгелеп, уңайсыз гына җиргә тезләнде, кияү белән кызны рәттән берничә мәртәбә чалт-чолт рәсемгә төшереп алды.

      Шау-гөр килеп, табын янына утырдык. Стаканнарга эчемлек салып чыктылар. Кинәт барыбыз берьюлы сагаеп калдык: бу ниткән хурлык? Кияү белән кызга тустаган куймаганнар лабаса! Кунаклар аптырашып карангалый башлауга,

Скачать книгу