Скачать книгу

цессында автор кичергән хис-кичерешләрне тоеп шатлану теләге белән ачып кердем һәм… үкенмәдем. Язучының исеме татар укучысына яхшы таныш булып, китапларының күпсанлы тиражлар белән татар, рус, төрек, инглиз һ. б. телләрдә чыгуын һәм мәртәбәле әдәби премияләргә лаек булуын беләбез. Аның «Чияләнгән төен», «Истәлек өчен Гыйлемханга», «Ак кыялар турында хыял», «Кенәри – читлек кошы», «Сират күпере», «Утлы таба өстендә», «Күз ачкысыз буран», «Кош булып очар идем» кебек китап-җыентыклары күптән инде үз укучысын тапты, алар буенча телевизион фильмнар төшерелде, мәктәп һәм вуз дәреслекләренә кертелде.

      Безнең кулдагы җыентыкка әдипнең төрле елларда дөнья күргән хикәяләре һәм повестьлары туплап бирелгән. «Беренче умырзая», «Истәлек өчен Гыйлемханга», «Ак кыялар турында хыял» повестьлары белән Р. Мөхәммәдиев язучы буларак танылды. Алар матбугатта югары бәя алып, татар әдәбиятына телгә талымлы, хискә мул, сүз-сурәтнең бай төсмерләренә ия язучы килүен хәбәр итте. Тирән лиризм белән сугарылган әсәрләр татар авылының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар, гыйбрәтле вакыйгалар, үзенчәлекле геройлар язмышы аша ачылып, үз чоры әдәбиятының иң уңышлы үрнәкләре рәтендә урын алды. Ә менә җыентыктагы хикәяләр соңгы утыз ел аралыгында язылып, әдипнең дөньяга карашын, уй-фикерләре үзгәрешен эзлекле тоемлау мөмкинлеге бирә. Шуңа да безнең игътибар үзәгендә язучының хикәяләре тора.

      Хикәя – проза төренең иң актив һәм иң авыр жанры. Ул язучыдан оста күзәтүче булуны, телне бөтен нечкәлекләренә кадәр белүне һәм, барыннан да бигрәк, берничә эпизод аша вакыйганы ачып, берничә сыйфаты белән бирелгән геройның кабатланмас образын укучы күз алдына бастыруны таләп итә. Тәҗрибәле язучы буларак, Р. Мөхәммәдиев боларны яхшы аңлап эш итә, шуңа да һәрбер хикәясе үткен сюжеты, композицион төгәллеге, автор позициясенең ачыклыгы белән җәлеп итә. Бу яктан әдип татар хикәя жанрының бөек осталары булган Ф. Кәрими, Ф. Әмирхан, Ш. Камал, Г. Рәхим, Ф. Хөсни, Ә. Еники, М. Хуҗин, Ф. Яруллиннардан килә торган традицияләрне дәвам итә һәм аларны яңа алым-чаралар белән баета, хикәя жанры табигатен киңәйтеп җибәрә. Аның әсәрләренә фикер тыгызлыгы хас, иркен рәвештә диалог һәм монолог төрләрен файдалана, вакыйгаларда төрле әдәби катламнарны үзара ялгап, үреп, яңа хасиятләрен ача. Бу исә хикәя геройларын эш-гамәлләренә бәйле психологик яссылыкта ачу һәм укучыга эстетик һәм эмоциональ тәэсир итүне арттыру мөмкинлеге бирә.

      Р. Мөхәммәдиев әсәрләренең нигезен үзе күргән-белгәннәр тәш-кил итә. Аңа исә, язучы һәм редактор, сәясәтче һәм депутат, иҗтимагый һәм мәдәни эшлекле буларак, дөньяны күп гизәргә туры килә. Болар әдипкә бай тормыш тәҗрибәсе бирә, әдәби материал булып та хезмәт итә. Язучы үз хикәяләрендә яшәешнең гаять актуаль мәсьәләләрен сурәтләп, аларны укучысы игътибарына чыгара. Аның бөтен иҗатын иңләп, шул ук вакытта илһам чыганагы һәм күңел ярасы булып туган як, туган җир, балачак иле тора. Бу темага ул кат-кат әйләнеп кайта һәм аны яңадан-яңа яссылыкларда һәм фәлсәфи тирәнлектә ача. Әдип туган ягын бөтен барлыгы белән ярата һәм сагынып яши. Аның өчен туган җир туып үскән туфрак кына түгел, бәлки кадерле әти-әнисе, бергә уйнап үскән яшьтәшләре, тормышка күнектергән авылдашлары, чишмә-сулары, болыннары белән җанга сеңеп калган табигате, шуңа да ул, шагыйрь әйт-мешли, «төшләргә кереп гел йөдәтә». «Чияләнгән төен», «Безнең әниләр бәхете» хикәяләрендә ата белән ананың онытылмас образлары алга килеп баса. Тормыш шартлары безне туган яктан читкә алып китә дә, ата-анага булган якынлык гомер буе озата бара. Әлеге аерылу газабы аркасында «ата-ана белән очрашуда бала күңелендә була торган моң»ны автор кичереш халәте буларак ача. Меңнәрнең күңел сыкравы булып калган ата-ана белән очрашу һәм саубулла-шу мизгеле, бу мизгелне үзгәртү мөмкин түгеллеге гаҗәеп уңышлы ачкыч-метафора булып килгән «Чияләнгән төен» исеменә чыгарыла.

      Р. Мөхәммәдиев, чынбарлык вакыйгалары аша реализмга йөз тотса да, романтик сурәтлелектән һич тә баш тартмый. Аның истәлек-хатирәләр буларак язылган «Прәннекле төшләрем…», «Фәрештә канаты», «Күңел күзе» хикәяләре хис-кичереш тирәнлеге, геройның рухи халәтен психологик анализ ярдәмендә ачуы белән игътибарны җәлеп итә. «Прәннекле төшләрем»дә алты-җиде яшьлек малайның әтисе белән кышкы буранлы көнне Өчиле базарына сыер сатарга баруы сурәтләнә. Чынбарлык һәм малай төшендәге хыял дөньясы үзара үрелеп, тормыш кыенлыкларын салкын акыл белән үтә алган аталардан балаларга күчә барган матурлыкны күрә белү сыйфаты тормыш-көнкүреш вакыйгасында гаять җанлы итеп күз алдына бастырыла.

      Җир кешесенең тормышы бервакыттада җиңелдән булмаган. Сугыштан соңгы чорда, бигрәк тә «кукурузлы» елларда яшәү аеруча авырая. «Һәртөрле кимсетелүләргә ничек каршы торырга да халык күңелендә миһербанлык орлыгын ничек саклап калырга?» дигән сорауга «Әкбәр бабай» хикәясендә җавап табабыз. Аның тамыры ата-бабадан килгән яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрне саклауда һәм яклауда, ди автор. Әбисенә ияреп, авыз ачу мәҗлесенә баргач, җиде яшьлек малай өлкәннәрнең үзара ягымлы, ярдәмчел мөнәсәбәтләренә, ризыкка булган ихтирамына сокланып кайта. Ә инде колхоз рәисе Сафинның кукуруз арасыннан чүп үләне җыйган малайларны рәнҗетүенә, аларны яклаган Әкбәр бабайга чыбыркы белән сугуына бәйле, аның күңелендә бу кешегә карата үч алу теләге тудыра. Берникадәр вакыттан соң әлеге шикле-шөбһәле уйларына җавап булырдай хәбәр ишетә:

Скачать книгу