Скачать книгу

саклап йөрткән сүзләрен әйтә алмыйча, һич кирәге булмаган нәрсәләр турында сөйләшеп маташалар, инде Гомәр, үзен тыя алмыйча, кинәт Заһидәне ирексезләп үбәргә тырышса, бер-берсенә үпкәләшеп аерылыша торганнар иде. Ул вакытта алар, берсе икенчесенең йөрәгендә нәрсә ятканын бик яхшы сизеп торсалар да, бер-берсенә «сөям» дигән сүзне әйтә алмыйча калдылар. Тик Гомәр фронтка китеп, хат языша башлагач кына, алар үзеннән-үзе туган кыюлык белән мәхәббәтләрен бер-берсенә ачканнар иде. Шуңа күрә дә «сөям» диюен язган хатларыннан гына укып белгән, ләкин ничек итеп, нинди караш, нинди тавыш белән бу сихри сүзне әйтүен ишетмәгән, инде минеке дип йөрәге белән тойган, ләкин үзенеке булуына күзләре белән күреп ышанмаган Заһидәсен аның гаять күрәсе килә иде. Хәзер дә ул ераклаша барган авыл очына, Заһидә күренмәсме дип, һаман карый бара, ләкин юл буш, авылдан ашыгып килүче күренми иде.

      Кызу юыртып барган туры ат тиз арада аларны станциягә китереп тә җиткерде. Тарантастан төшеп, алар платформага чыктылар. Станция каршында озын эшелон тора, һәм аның алдында бик күп хәрби кешеләр арлы-бирле йөриләр.

      Гомәр әтисен-әнисен ияртеп үз вагонына якынлашуга, аларны солдатлар сырып алдылар. Гомәрнең иптәшләре Гомәр белән бик үз булуларын күрсәтергә тырышып, куштанланып, шул ук вакытта бераз көнләшкәндәй дә булып сөйләнә башладылар:

      – Чёрт возьми, Сәлимовка нинди бәхет чыкты!

      – Безнең Сәлимов молодец ул! Бер уңайдан да файдаланмыйча калмый.

      – Ничә әйтсәң дә – старшина! Уңган халык!

      Бу сүзләрне алар башлыча, үзләре дә уйламастан, Гомәрне әтисе белән әнисе күз алдында күтәрер өчен әйтәләр һәм халык уртасында бераз каушап, югалып калган карт белән карчыкка да шундый ук куштанлык күрсәтеп, якын итеп, ләкин ниндидер бер сөйкемле балаларча тәкәллеф1 белән кул биреп күрешәләр:

      – Исәнмесез, дядька!

      – Исәнмесез, бабушка!

      – Улыгызны күреп бик шатлангансыздыр?

      – Хәзер инде исән-сау бөтенләй кайтуын көтегез!

      Гомумән, киң илнең төрле якларыннан җыелган һәм кайсыдыр шәһәрләрдә, авылларда шундый ук карт әти-әниләре калган бу солдатлар чал кергән түгәрәк кара сакаллы, таза бәдәнле Галимҗан абзый белән ак йөзле, кечкенә буйлы Мәрьям абыстайга олы кызыксыну һәм эчке уйчанлык белән карыйлар иде. Гүя алар да менә шулай әти-әниләре белән бәхетле күрешү минутларына ирешүне өмет итәләр һәм хәзерге минутта шул күрешүне күз алларына китереп, шуның сагынычлы куанычын тоеп торалар кебек. Гомәрне әйләндереп алган түгәрәк эченә, көтмәгәндә, юан гәүдәле, кыска муенлы, бик шома итеп кырынган түгәрәк битле бер майор килеп керде. Гомәр аны күрү белән корыч чыбык шикелле җитез тураеп, үкчәләрен бер-берсенә бәреп честь бирде. Майор көр тавыш белән русча:

      – А, старшина Салимов, килеп җиткәнсез икән! – диде.

      – Так точно, товарищ майор!

      – Бик вакытлы… Ә, кадерле папаша белән мамаша да озата килгән икән! – Ул карт белән карчыкка ихтирам йөзеннән, ләкин тигез

Скачать книгу


<p>1</p>

Тәкәллеф – кылану, тартыну.