Аннотация

«Төрки әдәбият» сериясендә дөнья күргән өченче китапта танылган кырымтатар шагыйре Диләвәр Османның төрле елларда язылган шигырьләре тәкъдим ителә. Аларда Кырым туфрагыннан сут алган чал чинарларның олпат уйчанлыгы да, тау-кыяларның ярсу сабырлыгы да, диңгез акчарлакларының иңрәүле моң-сагышы да анык тоемлана.

Аннотация

«Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән бишенче китапта классик һәм хәзерге заман якут, ягъни саха шагыйрьләренең шигырьләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә. Мәңгелек туңлык хөкем сөргән ерак тарафта көн күрүче кардәш төрки халыкның ялкынлы хисләре, тирән тойгылары һәркем күңеленә хуш килер.