Скачать книгу

бар көченә баш какты. Ул бу хакта уйлап та карамый, уйласа да, теләсә дә урыныннан кузгалырлык көч таба алмас иде. Кинәт ул тертләп китте. Шәрә тәненә ниндидер салкын, чәнечкеле нәрсә кагылды. Чәчәкләр икән. Сөяркәсенә дигән чәчәкләр. Кинәт аңа бик тә кыен булып китте. Җанын ачы үкенеч ялмады. Эх, өенә, хатыны янына гына кайткан булса икән!.. Мондый хәлгә калыр иде мени. Эх…

      Өрәкнең аяк тавышы ишетелде. Ул кай арададыр Хәсәннең киемнәрен киеп алган иде. Хәсән әзмәвердәй ир, аның киеме Өрәкнең өстендә чөйгә эленгән кебек кенә булып тора. Аның затлы яшькелт костюмын, әйтерсең, карачкыга кидереп куйганнар иде. Ул тагы да ямсезрәк, котсызрак булып киткән. Йөзе һаман күренми. Тамырлары бүртеп как сөяккә әйләнгән куллары гына шәйләнә. Бераздан ул ак җәймәсен Хәсәнгә ыргытты да ашыкмый гына каядыр китеп барды.

      Хәсән кузгалырга да куркып озак басып торды. Аннан соң Өрәкнең башкача килмәсенә тәмам ышангач, җәймәне алып ябынды.

      Ул тыела алмый калтырана иде. Ул үзен сытып, изеп, җиргә батырып ташланган тәмәке төпчеге итеп сизде. Кешенең байлыгы да, үз-үзен көчле зат итеп тоюы да иллюзия гына икән, теләсә кемне, теләсә нинди вакытта юкка чыгарып, бер мескенгә әйләндерә ала торган дөнья икән бу…

      * * *

      Сәкинәнең фатиры ике бүлмәле иде. Мебель-фәләне бик затлыдан түгел. Ишек төбендәге иске тумбочка өстендә торган телефон яңа да, бик кыйммәтле дә бугай. Һәрхәлдә фатирдагы бердәнбер затлы нәрсә шул телефон гына. Стенадагы обойлар да хан заманыннан бирле тора булса кирәк, төсләре уңып беткән. Бер якта сыбайлы өч баһадир төшерелгән келәм, икенче якта Закирҗанның портреты эленгән. Кара тасма белән уратылган портрет алдында Сәкинә басып тора.

      Ул кара киемнән.

      Кырыклардан узган бу хатын мәтам киемен салмаса да кайгыруы артык күзгә ташланып тормый иде.

      – Әй, Закирҗаным, бәгърем…– диде ул портретны карашлары белән иркәләп, – Урыннарың оҗмахта булсын инде! Авыр туфракларың җиңел булсын…

      Ире аңа кызганыч иде.

      Иртә үлгән һәр кеше шулай кызганыч була.

      Закирҗан да бик вакытсыз китте. Аңа әле яшәргә дә яшәргә иде.

      Әлбәттә, яшәүе белән бик куандырмады да Закирҗан. Гади эшче иде. Акчага да тиенмәделәр. Тапканы очын-очка ялгарлык кына булды. Вакыт-вакыт эчеп тә кайткалады. Андый чакларын күралмый иде Сәкинә. Җен ачулары чыга иде. Кияргә юньле кием, ашарга татлы ризык юк, ә ул эчеп йөри.

      Мондый чакларда кара тавыш чыга иде гаиләләрендә, бураннар уйнап тора иде. Тора-бара хатын җаен тапты. Ире аз гына салып кайтса да милиция чакыртты. Закирҗанны ябып куйдылар, ә хатын иреккә чыкты.

      Яшәүенең рәте-чираты булмаса да үлеме кызганыч иде аның. Үз көенчә генә гомер итсен иде шулай. Файдасы бик булмаса да артык зыяны да юк иде ич.

      Шулай да иренең үлеменнән соң ул үзен ничектер җиңелрәк хис итте. Иңеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Моның өчен бик гарьләнмәде ул, ныклабрак тикшерсәң, Һәр хатын-кызның күңелендә ул фәкать үзе генә белгән хәшәрәт уйлар, яман ниятләр ятадыр әле. Бәхеткә каршы, күңелне берничек тә ачып карап булмый. Шулай рәхәтрәк тә. Хәзер Сәкинәнең дүрт ягы кыйбла, ни теләсә шуны кыла, кемне

Скачать книгу