Скачать книгу

атыла. Бөтен өс-башыбыз онга баткан тегермәнченекен хәтерләтә башлый. Галошларга гына түгел, чалбар, күлмәк эчләренә хәтле агач чүбе кереп тула. Тулсын, әйдә, бер дә исебез китми, чөнки кызу эштән соң минем егетләрне тәмле аш белән кайнар мунча көтә. Каен себеркеләре белән бер-беребезне алмаш-тилмәш пешекләгәч, тәнебезгә бер атнага җитәрлек хуш ис сеңә. Чөнки ташка да мәтрүшкә, бөтнек, кычыткан, әрем салып пешерелгән су гына коябыз. Менә кайда ул Ходай Тәгаләнең сигезенче могҗизасы! Ару-талулар үзеннән-үзе юкка чыга, бөтен уй-фикер кыз-кыркын тирәсендә әйләнә башлый. Сөйләшү-мактанышулар да тулысынча шул темага күчә…

      Кичкырын без, яхшы итеп үтүкләнгән ак күлмәк белән чалбарларны киеп, утлары ерактан ук балкып күренеп торган клубка юнәләбез. Унике малай без. Шуларның бишесе гармун-баянын кулына алса, ут уйната инде: биемәс җиреңнән биисең, җырламас җиреңнән җырлыйсың. Чөнки без, буш вакытыбыз булдымы, бер-беребездән дә уйнарга өйрәнәбез. Әйтик, Чүлү Рәфкате ниндидер матур яңгыраш тапкан икән, тотабыз да кушып уйныйбыз шуны. Сәләү Ирек нәрсәнедер үзенчәлекле итеп яңгыраткан икән, анысын да өйрәнәбез. Тирә-як авылларда да хәзер гармун уйнауда безне узучы юк. Еш кына: «Килеп, гармун гына булса да уйнап китегез әле», – дип, чит авыл чибәркәйләре дә безгә ялына. «Гармун уйнап китегез әле», – димиләр, «Гармун гына булса да уйнап китегез әле», – диләр. Менә шул «булса да» дигән сүз күңелгә ниндидер шик сала да инде. Әһә, димәк, алар безне гармун уйнарга гына чакырмыйлар. Әй, хәйләкәр дә инде бу хатын-кыз заты! Әллә ничә чакрым юл үтеп, Балчыклы авылыннан ук төшкән егетләр гармун гына уйнап китәр ди сиңа! Тот капчыгыңны! Бушка гармунда уйнап, биетеп йөрергә районнан килгән үзешчән сәнгать артистлары түгел ич без. Хәер, алар да тиккә йөрми хәзер, колхоз саен бушлай ашап-эчеп, өстәвенә теге «урыс чәен» дә чөмергәлиләр бугай председатель белән. Бусына әллә ничә тапкыр үзем дә шаһит булдым: бер-ике авылда чыгыш ясаганнан соң, безнекенә килеп җиткәч кенә, тегеләрнең баянчылары ишелә дә төшә. Артистлар да, үзебезнең авыл яшьләре дә миңа: «Хәниф энем, зинһар, артистларны коткар инде, өзмә концертны», – дип ялына. Әйтерсең лә тамашаларын мин өзәм. «Үзеңне яхшы итеп бер сыйлар идек», янәсе. Беләм мин аларның нәрсә белән сыйларга җыенганнарын. Ә безнең төркемдә «закон» кырыс – гармунда уйнау осталыгын арттыра барырга һәм физик яктан да ныклап әзерләнергә дигән таләпләр куелган. Сыйланып йөреп кенә егет булып булмый ул. Ни өчен соң безнең авыл егетләреннән башкалар шүрли дә, хөрмәт тә итә? Чөнки без бердәм шул, чын дуслар! Онытмагыз: бердәмлектә генә көч! Өстәвенә оста гармунчылар да әле без! Начар уйнасак, күрше авыл кызлары: «Гармун гына булса да…» – дип чакырып тормас иде.

      Әле быел да, авылга игенчеләрне котларга дип, районнан көтмәгәндә бер төркем артистлар килеп төште. Туры килүен кара син: минем бишенче сыйныфка йөреп укыган күрше Иске Казиле авылына төшәсем бар! Ни өчен, дисезме. Менә анысы зур сер инде. Хәер, әйтсәм әйтим инде, алайса. Анда минем күзем төшеп йөргән Әсфәния чибәркәй бар. Сабакташым да әле ул минем. Үз авылында да беркем белән йөрми, егете юк. Миңа да бик исе китми бугай. Алланың рәхмәте яусын,

Скачать книгу