ТОП просматриваемых книг сайта:
Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
Читать онлайн.Название Ватанга тугры калдылар
Год выпуска 2018
isbn 978-529-803534-7
Автор произведения Хайдар Басыров
Жанр Современная зарубежная литература
Издательство Татарское книжное издательство
1944 елның июнендә Радомда гестапо 830 нчы батальонда хезмәт итүче унтер-офицерның эзенә төшә. Ул зур гына төркем белән качу оештырырга уйлаган. 20 кеше кулга алына, аларның 17 се, дәлил булмаганлыктан, иреккә чыгарыла. Гестапо бу хәлне Көнчыгыш отрядларында тикшерергә, мондый очраклар башкача кабатланмасын өчен, чаралар күрергә тәкъдим итә.
Әмма мондый чараларның да тәэсире булмый. 24 июньдә үк бер төркем легиончы, кул пулемёты, биш автомат, кул гранаталары, амуницияләр алып качып китә.
Архив материалларында батальонның соңрак төзелеш-сапёр эшләрендә файдалануы әйтелә.
Бу батальон 1943 елның көзендә Едлинода төзелә. Документларга караганда, «Идел-Урал» легионының төп лагерен саклауны тәэмин итә.
1944 елның февралендә Варшава янындагы Легионово торак пунктында, төрки легионнарының беренчел лагеренда һәм офицерлар мәктәбендә дә шул эшне башкара.
Кайбер чыганакларда аның Көнчыгыш Германиядә Бауцен шәһәрендә «831 нче төрки батальоны» исемендә булуы әйтелә. Бәлки, аны үзгәртеп корганнардыр, ә бәлки, башка төрки частьлары белән кушканнардыр дип уйларга була.
1943 елның көзендә 832, 833, 834 нче батальоннарны төзү планлаштырыла. Кайбер документларда аларның оешып ятуы турында да әйтелә. Әмма кайда хәрәкәт итүләре турындагы документлар табылмаган.
ТӨЗЕЛЕШ, САПЁР, ТӘЭМИНАТ БАТАЛЬОННАРЫ
1943 елның 14 гыйнварында Польша җирендә татар төзелеш һәм тәэминат берләшмәләре төзү турында приказ чыга. Бу эшне Седльце лагеренда оештыру максаты куела. Анда «Идел-Урал» легионындагы төрле милләт вәкилләрен кертү карала. Бу исемлектә безнең халыкны, ни өчендер, «поволжские татары», «казанские татары» дип, икегә бүлеп күрсәтергә булганнар. Төзелеш берләшмәләренә 45 яшькә кадәрге хәрби әсирләр генә алынган. Алар медицина комиссиясе үтәргә дә тиеш булган. Беренче чиратта эшче һөнәрләре булган кешеләрне эзләгәннәр.
1943 елның 14 гыйнварында Седльце лагеренда, барлык эшләрне координацияләү максатында, 27 кешедән штаб төзелә. Анда күбесенчә немецлар була. 24 майда штаб Крушинога күчерелә. Төзелеш батальоннары Көнчыгыш легионнары командалыгы каршындагы махсус билгеләнгән офицер тарафыннан җитәкчелек ителә.
Татар төзелеш, сапёр, тәэминат батальоннары хәрби ныгытмалар, юллар, күперләр төзү һәм ремонтлау, минасызландыру, хәрби частьларга төрле җиһаз, азык ташу белән шөгыльләнә.
1943 елның 1 сентябрендә төзелгән отчётта эшче батальоннар түбәндәге санда-күләмдә була:
– 18 нче Идел-татар төзелеш батальоны (командиры – майор Деккерт) Көнчыгыш фронтта була;
– Варшава янындагы 522 нче тәэминат батальонында 3411 кешедән 1061 е Идел буе татарлары тәшкил итә;
– 2 нче төрки эшче батальонында барлыгы 7144 кеше, күпчелеге төркестанлылар, шул исәптән дүрт татар ротасы, 2274 кеше исәпләнә;
– 3 нче төрки эшче батальонында 6153 кешедән Львовта өч татар ротасы булып, аларда 637, 860, 982 кеше исәпләнә.
Күренүенчә, бу батальоннар сан ягыннан бик зур