Скачать книгу

саф сулы чишмә төбенә караган шикелле, Карабәк барысын да үтәли күреп торган, һәр тарафны дөрес гөманлаган. Болай булгач, чиксез тетрәнүләр кичерәсе, канлы елгаларга чумасы бар икән! Их, ул Үргәнечләргә, ул Аксак Тимергә теш күрсәтеп, үз Урдабызга дошман чирүләрен чакырмаска иде дә бит… Сарай хакимнәре кара гавам ризалыгын сорап торамыни?!

      18

      Мәркәзгә кабаттан аяк басуга ук, ул, ияләнгән гадәт буенча, бәйләрбәге янына төбәп китте. Хәсән дә ятсынмаган, көтеп торган сыман. Карабәк өчен иң мөһиме алда көткән диван бит. Ә ул Күк Урда белән Алтын Сарайны бүген бәйләп торган җепләр турында берни белми, һич тә яшереп тормыйча, шул сукмакны алды.

      – Ул Харәзем шаһы, Сөләйман дигәннәре, безгә кайчан, нинди шартта бигать китерде соң? Бернәрсә дә белмим, шуны аныклачы, – дип эндәшкәч, Хәсән аермачык тезде.

      – Бигать чишмәсен әле Үзбәк ханыбыз ук ерып җибәргән бит, илле еллар элек. Ул вакытта Харәземдә Ак Суфи атлы шаһ утырган булган. Суфиларның гел шәригать нигезендә генә идарә итәргә ниятләве үз ягына аударгандыр инде, Үзбәк Ак Суфига үзенең Сөенбикә атлы кызын хатынлыкка биргән. Менә шул чакта ук бабай илә кияү бер-берсенә аркадашлар булырга ант беркеткән. Ак Суфи урынына аның углы Хөсәен суфи менеп утыргач та, алар Сарай белән ике арадагы солых шартнамәсен кабат яңартканнар. Ырыс хан да исән вакытында Харәзем мәмләкәтен, нигез йорт кебек, үз итеп яши иде. Гәрчә суфиларның Сыгнакка да, Сарайга да ясак-хәреҗ озатканы, үзләрен кырнактай ятимгә санап гомер иткәне булмады. Шулай да суфи шаһлар Алтын Сарай ягына карап сәҗдә кылалар икән инде, су эчәргә дип синең чишмәңә иренен тидергән ат-бахбайның борынына сугып булмый лабаса.

      – Ә безгә Үргәнечне яклап яу чабышу шулай ук мәҗбүриме? – дип бүлдерде Карабәк, барыбер дә артка чигенмичә. – Аңлавымча, Үргәнеч берәү алдында да тез чүкмәгән, аны аяк астына сузып салган дошман юк әле…

      Бәйләрбәге, теше сызлап җәфа чиккән сырхау сыман, йөзен сытты.

      – Ялгышасың, әмир. Аксак Тимер тәүге тапкыр Харәземгә моннан унбиш санә элгәре үк тыгылып караган иде инде. Ул чагында аны Ырыс хан илә Хөсәен суфи борынына сугып кире борды. Мәгәр беләсең булыр, угры бүре юаш яисә көтүчесез калган көтүгә ияләндеме, ул барыбер андагы сарык илә бәрәннәрне буып бетермичә тынмый. Ә без үземезнең борадәрләр көтүен явыз бүредән талатырга ирек куеп торабыз. Әгәр болай кул кушырып утырабыз икән, ул хәсис җан иртәгә Алтын Урда өстенә дә сикерәчәк!

      – Юк, мин куркудан сорашмыйм, – дип сүз кыстырды Карабәк, чынлыкта Хәсән каршында вак җан булып калырга теләмичә. – Күршеңә кереп үрдәк итен авыз итсәң, үз ихатаңда каз суеп торырга онытма, дигән канун бар бит. Мин Урда өстенә бәла-каза чакырмасак иде дип кенә хафаланам.

      – Бездә дә шул ук кайгы, – дип йомгаклады Хәсән. – Мәгәр тагын бер алтын канун бар. Кулларыңны гел кесәңдә тотсаң, дошман синдә йодрык барын белмәс. Хәтта хәрәм йортына ябылган кәнизәкләр дә үзара тырмашалар. Ханбикәләр кебек, ука саклап, иннек-кершән ягынып, үзбаш булып кына яшәү авыр бу җиһанда…

      Туктамыш

Скачать книгу