Скачать книгу

нигә дип күчкән, берничә секундтан аның гомере өзелергә мөмкин икәнен кем белгән, «Тимә, яшәсен!» дип, нинди илаһи кодрәт аны алга этәргән? Кеше акылына сыймый торган өстен бер көч карап торганмы әллә? Кәшифә ханым белән тигез гомер итәсе, биш бала үстереп, унбиш оныгы белән милләтне баетырга тиешлеге, бәлки, тәкъдиренә язылган булгандыр.

      Капка төбендә «сугыш китабы» н актару бара. Армия хезмәтен бетереп кайткан егет-җиләннәр дә Нургали абзыйны йотлыгып тыңлыйлар, төрле сораулар бирәләр.

      Рус армиясендә элек-электән үк шундый гадәт хөкем сөргән – басып алган җирдә, күпме кирәк шулай талау, көчләү өчен, «день солдата» бирелгән. «Бу сугышта ничек булды» дигән сорауга:

      – Андый рәсми приказ булмады, – ди Нургали абзый, – әмма тыю да сизелмәде. Берлинда ничек булгандыр. Җиңү көнен мин Кенигсбергта каршыладым. Офицерлар вагон-вагон әйбер, хәтта машиналар алып кайтканнар, ә солдатка күпме күтәрә ала, шулкадәр мал алырга рөхсәт ителгән, диделәр. Безне исә… эшелоннарга төяделәр дә каядыр алып киттеләр. Сочига, Кара диңгез буена ялга барабыз икән дигән хәбәр таралды. Сөенештек инде, ничә ел окопта үтсен дә гомерең… Поезд Мәскәүгә килеп җитмичә, кая барасын белми идек әле. Перронда себеркесен култык астына кыстырган бер карт безнең вагон янында тукталды да: «И балалар, бу сугыштан исән калгансыз инде, тегесеннән дә исән чыгарга язсын Ходай», – диде. «Нинди сугыш?» – дип аптырап калдык. «Һе, мине белми дип уйлыйсызмы әллә. Япуннар инде, япуннар», – дип, хәйләкәр елмая картыбыз. Моны ишеткәч, без тынсыз калдык.

      Әгерҗе станциясендә Нургали абзый, вагон ишеге төбенә туктап, бик җентекләп карап торган карчыкны күрә: «Әллә син татар әбисеме?» – дип сорый. «Әйе, балам, берәр таныш кешем кайтмасмы дип торам». Нургали абзый бердәнбер байлыгын – кесәсендәге көмеш калагын ала да: «Минем исәнлеккә дога кылырсың», – дип, әбигә бүләк итә.

      – Сугышта да гаделлек юк иде, – ди Нургали абзый. – Кем окопта ут эчендә кайнаган, аларга орден-медальләр бик эләкмәде. Менә Салихны гына ал. Дивизия штабында писарь булып хезмәт иткән. Мылтык тотканым булмады, ди. Аның өч Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» һәм тагын әллә күпме медальләре бар иде. Зәки абзый да дивизия командирының ат караучысы булган. Аның да өч Кызыл Йолдыз ордены бар иде.

      Бүләкләү хакында өстән күрсәтмә бирелә иде. Хәтерлим әле. Кытай ягында «Зур Хинган» операциясе өчен бүләкләү хакында күрсәтмә килде. Анда геройга урыстан, украиннан, белорустан ничә кеше тәкъдим ителергә тиешлеге язылган иде. Тагын берничә милләт саналган, шулар арасында бер грузин да бар. Геройга куелган һәр кеше партияле булырга тиеш, диелгән… Башка милләтләрдән «батырларны» тиз таптылар, грузинга чират җиткәч… Хисаплап-барлап чыктылар, бөтен дивизиягә бер грузин бар. Ул да итек тегүче, мылтыкны үз гомерендә ялгыш кына да тотып караганы юк. Җитмәсә, партиясез иде әле. Менә шуны, узган айлар числосы куеп, сәгать эчендә партия әгъзалыгына кандидат иттеләр. Характеристикада язылганнарны укысаң… бу кеше алдында баш ими кала алмыйсың. Ул, Хинган елгасын кичкәндә, ничә

Скачать книгу