Скачать книгу

«Атаңа нәләт булган Байтүрә… Бу синең адәмме? – дидем… Аксакал үзе әйтмәде, өлкән адәмнән сорарга телем бармады… «Син, – дидем, – атаңа нәләт Байтүрә, җиде бабаңның каберен ачып… фәлән кылаем…сакал!..» – дидем дә Азымбайның башына таяк белән үрмәләдем… «Син, атаңа нәләт, – дидем, – син җоны коелган бер этсең, Байтүрәнең ташлаган сөяге өчен аның хәрам малын багучы, ил талап җыйган дәүләтен саклаучы бер яман эт син, атаңа нәләт… сакал!» – дидем. Кыйнарга бирмәделәр… Җылап, үксеп, төнемне саташып үткәрдем дә сиңа килдем… Аксакалдан сорарга базмадым, мәгәр ул Азым дигән карт эт безнең илне шул яман эт найман балаларына карату өчен килгән булса кирәк… Киленчәк шулай әйтте…

      Тышта ат аягы ишетелде, кимпер белән Карлыгач-Сылу чыгып киттеләр.

      Кулларына камчылар тоткан, көннең кызулыгына карамастан, зур итек, көпе, колакчын кигән дүрт казакъ килеп керде.

      Сәлам бирделәр.

      Бай:

      – Юл булсын! – диде.

      Кунаклар, үз дәрәҗәләренә карап, кайсы түргә, кайсы түбәнрәк, аяк бөкләп утырдылар. Арадагы юан, симез, Этбай исемле бер казакъ:

      – Кашкарбай хаҗиның елы тулган көн икән. Шуңа бата кылырга китеп бара идек… Мал-җанның аманлыгын белик, өлкән йорт кымызыннан дәм татыйк, яхшыларга сәлам бирик дип уйладык, – диде.

      Бай «хуш килдегез» не әйтте; тукал кереп, ишек төбендәге зур сабаны пешкәк белән берничә кат шапырды да өлкән табак белән Сарсымбайның алдына кымыз һәм берничә савыт китереп куйды.

      Дөньяның, йорт-илнең саулыгыннан, күчәргә җәйләүләр бетеп баруыннан, зур күлләр, асыл сахралар урыс түрәләргә китеп, казакъ өчен мал йөртергә генә түгел, балаларын күмәргә каберлек тә калмавыннан күп сүз булды.

      Бай, шапыра биреп, кымызны сала торды.

      Җәйләүдән Байтүрәнең үләм дип авырып ятуына, ул дөньядан кайтса, яңадан партия талашы башлануына үчтеләр.

      Ул арада ак урамалны сарган, сабыр, мәһабәт Алтынчәч килеп керде. Кунаклар, урыннарыннан кузгалмыйча гына:

      – Аманмысыз, байбичә? – диделәр.

      Хатын, күтәрелеп карамыйча, ишетелер-ишетелмәс кенә:

      – Шөкер! – дип җавап кайтарды да, түрдәге сандыклардан берсен ачып, нидер ала башлады.

      Сүз яңа вакыйгага күчте.

      Байтүрә партиясенең, найман ыругсының юлбашчыларыннан Яңгырбай дигән зур байның кызы җиде яшьтә икенче бер байның улына әйттерелгән икән. Калымлык башка берәүне сөйгән. Шул кызны бүген төндә дүрт җегет, ат менеп килеп, урлап алып качканнар. Бүген ике йорт арасында, алач әйтеп, гауга чыгарга торадыр, ди.

      Аңарчы үз эшендә булган Алтынчәч, сүз моңа күчкәч, сандыгын ябып, мәҗлескә таба әйләнде. Берничә сөаль бирде; чөнки бу кодалык бөтенләй Байтүрәнең өлкән хатыны Рөкыя байбичәнең осталыгы белән эшләнгән иде. Бу ике байбичә исә яшь вакытларында матурлык белән, аннан соң байлык белән илдә өстенлек өчен ярышучылар иде. Хатын сабырлыгын җуйды, йөзенә җылан зәһәре чыкты. Кунакларга әйләнеп, начар яшерелгән шатлык катнаш агулы тавыш белән сүзгә кушылды:

      – Рөкыя байбичә Тургайбай хаҗиның туенда, күп җәмәгать алдында, миңа иблистәй мактанып әйткән иде: «Кирәксә – мал

Скачать книгу