Скачать книгу

балаларының газапланулары акрын, сабыр тел белән кунакның күз алдыннан үтте. Ахыр килеп: – Илчегә үлем юк, мин сиңа шелтә кылмыйм мәгәр, – диде, – син Байтүрәгә әйт: адәм баласы кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле! Илгә таш чәчте, кан агызды, әгәр болар бугазына утырса, үз чәчкәннәрем үсте дип белсен!!! Тәкъдире җитеп, дөньядан кайтса, яшьлек тамырым булганлык өчен җиназасына барачакмын, мәгәр дәверенә, тәһлиленә[32] кермәм, бүләген алмам, итеннән, кымызыннан авыз итмәм… Найман ыругларының яхшыларына миннән сәлам әйт!

      Сүзнең болай бетүен кунак үзенә фатиха дип аңлады, әдәп йөзеннән тагы берничә моң-зарын әйтте, дөньядан шикаять кылды:

      – Өметем зур иде, бу талашларның чиге күренми, күңелем бозылып калды, Бирем әкә, – дип, кулына камчысын алды.

VII

      Аксакал шул урынында күзләрен бер ноктага терәгән хәлдә утырып калды. Азымбай, исәнләшеп, гомер-аманлык теләп, далага чыкты.

      Анда матур күк аргамак янына бер көтү халык җыелган иде. Ертык киемле, кайсылары бөтенләй ялангач кап-кара балалар атның иярен, көмешле йөгәннәрен карыйлар. Бүз балалар, яшь кызлар кебек, бер-берсе белән уен сүзләр әйтешәләр. Күкрәген бөтенләй ачып, баласын имезгән киленчәкләр, бер түгәрәк ясап, нидер сөйләшәләр. Болар уртасында кулына озын таяк тоткан бер кимпер, як-якка каранып, нидер сөйли, каргана. Моның күлмәге җыртык; берничә җирдән ләшпердәгән карт тәне күренә. Башындагы иске, керле урамалыннан алга да, артка да тузгып чыккан чәчләре, әллә нинди хыялый, саташулы күзләре моңа дивана төсен бирәләр. Ул куллары белән бутый, күзләрен туктаусыз төрле якка әйләндергәли…

      Мөсафир, өйдән чыгып, халыктан аманлык сорашып, аргамакның тезгенен чишим дигәндә, дивана кимпер, җенләнеп, картка таба кызулап килде дә:

      – Эт син! Байтүрәнең сөяген кимереп, йортны талыйсың!   – дип кычкырынып, Азымбайның өстенә ташланды. Үзе һаман нидер акырына, таягы белән әле бер якка, әле атка, әле картка кизәнә башлый.

      Бала-чага, куркып, тавышланып, кызыксынып, лачыннар шаулап качкан чәүкәләр кебек, читкә сибеләләр. Киленчәкләр гадәттән тыш хәйранлык белән:

      – Оят булды гуй, кунакка яманлык кылдылар, – дип, кимперне тотарга, таягын алырга азапланып, тагы шау-шуны арттыралар.

      Өйдә утырган Биремҗан әкә бу тавышларны ишетүгә хәлне аңлап алган иде. Үзендә көтелмәгән бер гайрәт белән тиз генә таягын ала да шау-шулы җәмәгать эченә килеп чыга. Аны күрү белән, яшь хатыннар теге кимпергә ныграк тотыналар. Ләкин ул бирешми, һаман дулый, тыпырчына, кизәнә…

      Аксакал бу гауганы тиз туктатты. Тавыш уңае белән килеп, тиле карчыкның беләгеннән тотты да:

      – Дивана кимпер, бу ни кылганың синең? Азым әкә минем кунагым булды гуй! Казакъ йортының каюсында өйгә килгән кунакка мондый яманлык эшлиләр? – диде.

      Халык тынды. Мондый гаделсезлеккә бары да оялып, кунактан гафу үтенделәр. Ләкин кимпер тиз айнымады. Үзен туктаткач, аның таяк белән сугышуы күз яше белән үкереп елауга әйләнде:

      – Байтүрә дигән яман

Скачать книгу


<p>32</p>

Тәһлил – үлек күмгәндә «бер Алладан башка Алла юк» дигән җөмләне кат-кат әйтү.