Скачать книгу

үземне бер кара өй эчендә күрдем. Бу өйнең эчендә табак-савыт, кашык-чүмеч, камыт-эшлея кеби нәрсәләрдән башка нәрсәләр генә булып, җиһаз-фәлән кеби нәрсәләр бер дә юк иде.

      Чәй эчтек, Бәдри абзыйның Гайшә исемле зур гәүдәле, күк күзле, ачык кына йөзле бер хатыны, Камалетдин исемле 14–15 яшьлек бер углы, вә Кәшифә исемле 12 яшьләрендә бер кызы, вә Нәгыймә исемле бер имчәк баласы бар иде.

      Чәйдән соң бу өйдән чыгып, аңар каршырак салынган ак өйгә кердек.

      Бу инде мин кунган кара өйгә охшамый, стеналары сап-сары нараттан, җиһазлары вә язу өстәлләре авыл кешесе өчен мөкәммәл36 диярлек иде.

      Бәдри абзыйның амбарлары тулы ит, ярма, богъдай, арышларны күргәч, мин аны бу авылның иң бай кешеләреннән берсе икәненә хөкем иттем.

      Тагы Камалетдин миңа, көз җитү сәбәпле яме киткән булса да, умарта оялары белән тулган шактый зур бакчаларын да күрсәтеп йөрде.

      Мин инде, бер кергәч, бу ак өйдән чыкмас булдым вә шунда куна да башладым.

      Кич белән китаплар актарганда, кулыма «Фәвакиһел-җөләса…» китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам, фәкать мин Кырлайда чакта тик «Газизә» вә «Сөбател-гаҗизин»нәр генә укыганга, бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм вә, китапта шундый сүзләр дә була микәнни дип, үземә сөаль бирә идем.

      Кайчакта мин, шул «Фәвакиһел-җөләса…» тәэсире илә, Гайшә абыстайның кер юган җиренә – кара өйгә барып, аның белән кычкырыша торган идем. Ул ирләрне мыскыллый иде, мин дә үз нәүбәтемдә хатыннардан көлә идем.

      Кая барсам да, мине, мулла баласы дип, халык башка малайлардан аерганга, хәтта җыеннарда яшьтәш кызларым илә «так-каравыл» уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем.

      Мәсәлән, берзаман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдыйк исемле, авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде, үзе исерек иде.

      Миңа килеп сәлам бирде – сәламен кайтармадым, кулын сузды – кулын алмадым.

      Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт «Бәдәвам»ның:

      Исереккә сәлам бирмә,

      Ул бирсә, һәм син алма… –

      дигән бәетен ярдым да салдым. Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде.

      Бәдри абзый, мине өенә алып кайткач та, үзе бер эш белән Казанга китте.

      Ул анда бер ай кадәр торган мөддәттә, мин дә буш ятмадым. Камалетдин илә бергә авылымызның мәдрәсә шикелле бер нәрсәсенә барып, сабак укыдым. Күп вакыт кунып укырга да тугры килә иде.

      Хәзрәтләре, ахры, бик «кысып» укыта торган вә кешене «гыйлем» итә торган кеше булган булырга кирәк ки, шул аз мөддәт эчендә дә мин аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына кыйнаганын күреп, калтырап торганым бар.

      Кайчан да булса бервакыт хәзрәт таягының миңа да эләгү ихтималы мине куркытканга вә таң белән, шәкертләр белән бергә куылып, иртә намазына бару бик авыр булганга, эчемнән: «Ай, Бәдри абзый кайтса, тизрәк Җаекка китәр идем», – дип көтә идем.

      Берзаман Бәдри абзый кайтты. Миңа яңа бүрек, яңа

Скачать книгу


<p>36</p>

Мөкәммәл – тәмам җитәрлек.