Скачать книгу

дә – күңелемдә…

      Юк, хәтерем йокламый.

      Яшимен мин яшьлегем һәм

      Картлыгым арасында,

      Яшимен мин сагышым һәм

      Шатлыгым арасында…

      Кемдер сүз чыгарган анда:

      Шагыйрь картайган, имеш.

      Ышанма син: дәртләрем дә,

      Дәрманым да шул килеш!

      Гомер буе юләрләнеп

      Сөйдем, сөям, сөярмен!

      Моннан соң да: «Сине сөям,

      Сине генә!» – диярмен…

      Йөрәк ул минем яшьтә дә

      Яна икән шул менә…

      Янган йөрәк тулы татлы

      Яра икән… Шул менә!

      Бу башларым, сөю диеп,

      Ниләр күрмәде инде?!

      Нишлим, шушы яшемдә дә

      Акыл кермәде инде.

      Мәхәббәт акылсыз була!

      Шуны белмәскә инде…

      Бер кермәгәч, хәзер безгә

      Акыл кермәс тә инде.

      8.01.2010

      Серләребез сыя…

      Эстәрлетамакта яшәүче талантлы

      шагыйребез Салават Рәхмәтуллага

      Синең белән очрашкан да булды,

      Күрешкән дә булды берничә…

      Беренче кат күрешкәнем истә,

      Кем икәнеңне дә белмичә.

      Туры килдек бергә Казаннарда,

      Очраштык без Авыргазыда.

      Менә шундый сирәк очрашулар…

      Истә кала икән азы да.

      Янәшә дә утырган идек без,

      Әллә инде вакыт җитмәде:

      Сүз катып та мин караган булдым,

      Синең генә исең китмәде.

      Казаннан ук килгәч, миңа, бәлки,

      Син дәшәргә кыймагансыңдыр…

      Бәлки, мине эреләнгән диеп,

      Эчтән генә уйлагансыңдыр…

      «Бу Салават сәер кеше икән!» –

      Дип уйлаганмындыр үзем дә.

      Ә күңелдә бар да иде бит ул

      Сиңа әйтер җылы сүзем дә…

      Еракларда яшәсәк тә, безне

      Якынайта рухи якынлык.

      Якынайта халык, халык зары,

      Халык җанындагы акынлык…

      Синең телгә шайтан төкергәндер,

      Синең телгә тилчә чыккандыр,

      Бу чаклы ук булмас идең, җорлык

      Атнабайдан сиңа йоккандыр.

      Майлап, җайлап тормыйсың син алай,

      Авырттырып чагып аласың:

      Кайчагында – чама белеп кенә,

      Кайчагында – белми чамасын…

      Шундый инде минем якташларым,

      Шундый менә Солтанморатлар!

      Солтанморат булмасам да, без бит

      Синең белән шигъри братлар!..

      Син дә, мин дә сүзгә саран икән…

      Ә кемнәрдер әнә теттерә!

      Шагыйрь бит ул бөтен алтын сүзен

      Шигырендә әйтеп бетерә.

      Серләребез сыя, Салават дус,

      Гомергә бер серләшмәсәк тә…

      Синең белән бер утырган идек,

      Бер авыз сүз сөйләшмәсәк тә.

      08.01.2010

      «Яктылык эреп бара…»

* * *

      Яктылык эреп бара…

      Бүлмәмә сиздерми генә

      Кара төн кереп бара…

      Кара төн кереп бара…

      Минем бу төнге дөньямны

      Карага төреп бара…

      Карага төреп бара…

      Ятьмәләрен үреп бара,

      Бәгырьне

Скачать книгу