Скачать книгу

укыткан фәнне – дин фәнен – моннан соң тиешле югарылыкка куеп булыр дип өметләнделәр. Ләкин бу вакытта Учительская школада инде Казан большевикларының яшерен оешмасы үзенең политик эшен җәеп җибәргән иде һәм мәгърифәтчелек идеяләрендә тәрбияләнгән яшьләрнең зур күпчелеге пролетариат идеологиясе йогынтысына тартылып баралар иде.

1967(Әдәбият һәм чынбарык. – Казан, 1987)

      Ерактан яңгыраган аваз[53]

      Әдәбият, гыйлем, культурабыз тарихында Гали Рәхим дигән кешебез бар иде. Әдәбият галимнәренең хезмәтләрендә бу исем еш очрый. М. X. Хәсәнов аны, гражданнар сугышы чорында халык ягына чыгып, хезмәт халкы интересларын яклау позициясенә баскан кеше дип атады[54]. М. Абдуллин һәм С. Батыевларның уртак хезмәтендә исә Г. Рәхимнең 1930 елда матбугатта чыккан мәкаләсенә зур бәя бирелде һәм тарихи әһәмиятенә басым ясалды[55].

      Шулай да Гали Рәхимнең эшчәнлеге аерым алып тикшерелгәне юк әле. Аның хезмәтләре бик күп урыннарда басылган, аның кулы, көче кергән язмалар архив шүрлекләрендә ята. Галимнең биографиясен төгәл язу да хәзер читенләшә бара: Г. Рәхимнең үз архивы тулы түгел. Бертуган сеңлесе Рауза Габдрәхимовада нибары ике кәгазь табылды: аның берсе – акварель белән Г. Рәхим ясаган рәсем (Дәрдемәнднең бер шигыренә иллюстрация); икенчесе – Гётеның «Урман патшасы» дигән әсәренең тәрҗемәсе. Г. Рәхимнең бергә укыган, эшләгән иптәшләреннән күбесе инде дөньяда юк. Ләкин Казан университетының архивыннан безгә кайбер мәгълүматлар алырга мөмкин булды: аның үз кулы белән тутырылган берничә документ очрады. Г. Рәхимнең гыйльми үзәктә эшләвенә кагылышлы документлар ТАССР Үзәк дәүләт архивында шактый күп. Ләкин бездә, кызганычка каршы, гыйльми үзәк эшчәнлеген бөтен яклап яктырткан тикшеренүнең булганы юк әле.

      Г. Рәхим заманында танылган язучы, драматург, шагыйрь, тәрҗемәче, фольклорчы иде. Октябрь революциясеннән соң ул күбрәк әдәбият тарихы белән шөгыльләнде һәм тарихчы буларак танылды. Андый күпкырлы, киң диапазонлы галим-язучының иҗат эшчәнлеген бер мәкаләдә генә яктыртуны автор үз өстенә йөкләми. Бу хезмәттә Г. Рәхимнең тормыш юлындагы төп этапларны күзәтеп чыгу һәм аның кайбер өлкәдәге эшчәнлегенә теге яки бу дәрәҗәдә анализ ясау максат итеп куелды. Г. Рәхим, унынчы елда ук әдәбият дөньясына килеп, ике революция чорында әдәбият, фән өлкәсендә эшләде. Аның революцияне кабул итүе шактый катлаулы булды. Тормышы һәм дөньяга карашлары белән ул социалистик революцияне аңлауга әзерләнеп җитмәгән иде һәм шул хәлдә революция көннәрендә әдәбият, сәнгать мәйданында кайнады, абынды, егылды, тагын торып юл эзләде, шулай да хезмәт халкына хыянәт итмәде, күп кыенлыклардан соң үзенең юлын тапты. Бу юл совет фәненә, димәк, социалистик Ватанга хезмәт итү юлы иде.

      Әдипнең биографиясе буенча безгә билгеле булганнары шулар: архивта Г. Рәхимнең метрикасыннан күчермә сакланган. Моннан күренгәнчә, аның тулы исеме – Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдрәхимов. Ул 1892 елның

Скачать книгу


<p>53</p>

Мәкалә Г. Рәхимнең 75 еллыгына язылган була (кулъязмадагы дата – 12.04.1967), баштагы исеме – «Гали Рәхимнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге» (кулъязма, 35 бит, язучының шәхси архивы). 1971 елда университетның фәнни җыентыгында чыгарга тиеш була, ләкин җыентык М. Мәһдиевнең мәкаләсе аркасында туктатыла, таркатыла. (Бу хакта язучының «Ачы тәҗрибә» китабының икенче кисәгенә керәчәк «Янартаулар итәгендә» дигән бүлегендә укырга була.) Мәкалә, кайбер үзгәрешләр белән, беренче тапкыр «Казан утлары» журналында (1978, № 7), шактый кыскартылып, «Бүген дә хәрәкәттә» дигән исем белән чыга. – Г. Х.

<p>54</p>

Xасанов М. X. Галимджан Ибрагимов. – Казань, 1969. – С. 248.

<p>55</p>

Абдуллин М., Батыев С. Татарская АССР: реальность и буржуазные мифы. – Казань. – 1972. – С. 157–158.