Скачать книгу

язмасына һәм уйгур теленә нигезләнә торган була. Тик Урал артына күчү белән уйгур теленә җирле төрки телләр, бигрәк тә кыпчак теле зур йогынты ясый. Ул, нигездә, җиңелә. Ләкин уйгур теле бигрәк тә дәүләт документларында сакланып калган. Моңа галим Ленар Абзаловның кандидатлык диссертациясендә ышанычлы дәллиләр бар[10].

      Бүген инде юкка чыккан кыпчак теленә дә игътибар җитми. Ә ул кайчандыр иң таралган телләрнең берсе булган. 1303 елда Алтын Урда белән сәүдә итүчеләр өчен кыпчак сүзлеге «Codex Cumanicus» төзелә. Бу кулланмада бүгенгәчә яшәп килгән бик күп әйтемнәр бар. Андагы сабан җимер, сабан сермәк, сабанчы, арпа, борчак, мәк сүзләре бүгенге татарлар өчен ят түгел. Шул ук Италия финансисты Франческо Пеголотти үзенең 1340 елны язылган «Ia practica della mecatura» исемендәге Җучи олысы белән сәүдә итүчеләр өчен язылган кулланмасында юкка гына үзләренә ярдәмгә төрки телне белүчеләрне ялларга киңәш итмәгәндер. Кыпчаклар үзләре башка төркиләр арасына сеңә, телләре төркиләрнең уртак теленә нигез булып ята. Моны «төрки-татар теле» диләр. Алтын Урдада ул дәүләт теленә әверелә.

      Әгәр дә без бүгенге көнне телебез күбрәк рәвештә кыпчак диалекты нигезендә формалашкан дисәк, ялгышмабыздыр. Гомумән, без беркадәр кыпчаклар да. Казах, кыргыз, башкорт туганнарыбыз турында да шул ук фикерне әйтергә мөмкин.

Милли моңыбыз

      Аны безгә борынгы бабаларыбыз васыятъ итеп калдырган. Тарихның башы булган кебек моңның да юл башы, географик ноктасы булырга тиештер. Ул менә монда Идел-Урал буйларында яралганмы, әллә инде Алтай, гомумән Урал арты, киңлекләрендә туганмы? Минем бу сорауны куюымның сәбәбе шунда: кайбер галимнәребез, татар эзләрен телебездән яки археологик калдыклардан гына эзләп, моң, татар милли моңының тарихын искә алмыйча, берьяклы гына нәтиҗә ясыйлар кебек. Шунлыктан мондый сорау да туа: төрки һәм татар моңы бер тамырданмы, әллә ул тамырлар үзгәме? Әйтик, төрекләр, азәрбайҗан, үзбәк халыкларының музыкасы һич кенә дә безнекенә охшаш түгел. Бу халыклардагы музыка фарсылашкан яки греклашкан булса кирәк.

      Ә менә төрки булмаган япон, кытай һәм кайбер башка Ерак Көнчыгыш халыкларның моңы безнекенә охшаш. Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче профессор Чянь-Бин: «Бездә сезнең музыкагыз, без аны сездән алдык, без аны Ерак Көнчыгышка, шул исәптән Япониягә дә таратучылар», – диде. Әгәр дә безнең моңыбызның юлбашы Идел-Урал булса, ул әллә шул вакытта ук Кытайга барып җиткән булыр иде дигән фикер дә туа. Һәм ни рәвештә ул моң инде бүген Идел-Урал татарлары моңына әверелгән? Шигырьләре моң булып яңгыраган шагыйребез Зөлфәт моңны әйтелмәгән сер дип юкка гына бәяләмәгәндер. Ул сергә үзе милли хисләр белән сугарылган кеше генә үтеп керә аладыр. Бер милләттәшенең җырын «хәйран булып» тыңлаган Тукайның йөрәгенә җырчының «милли хисләр белән ялкынланып», күңеленнән «сызылып-сызылып чыккан» аһәңе шагыйрьнең күз алдына «Болгар һәм Агыйдел буйларын» китереп бастыра. Тукай моңнарыбыз сеңгән җырларны «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан

Скачать книгу


<p>10</p>

Абзалов Л. Ф. Официальный письменный язык и канцелярская культура Улуса Джучи. Автореф. на соискание учёной степени канд. ист. наук. – Казань, 2009. – С. 16.