Скачать книгу

буларак, мин киләчәктә бу сөйләттерми калган чыгышларымны бер китап итеп чыгарырмын дип өметләнәм. Хәзер сезнең игътибарыгызга шуларның берсен – Бөтендөнья татар конгрессында сөйләнмәгән, дөресрәге, сөйләтелмәгән нотыгымны тәкъдим итәм… Югыйсә анда калыпка сыймаган бер сүз дә юк иде…

      Бүген безнең йортта олуг бәйрәм.

      Бүген үзенең күңелендә милли хис һәм иман нуры йөрткән һәммә татар кешесе өчен олуг тантана. Бүген Җир шарының Татарстанлы ягында көннең иң озын мәле, бүген Җир кояшының Татарстанда иң биеккә – көн үзәгенә җиткән чагы.

      Татарның бәйрәмнәре күп түгел: Корбан бәйрәме, Рамазан, Нәүрүз, Сабантуй һәм башкалар… Соңгы җитмеш елда без менә шушы санаулы бәйрәмнәребездән дә колак кага яздык, хәтта Сабантуйны да башка халыклардан качып-посып кына үткәргән чакларыбыз булды. Ә бүгенге бәйрәм – татар халкының милли конгрессы – мин белгән тарихта беренче мәртәбә үткәрелә. Әйе, без бу көнне, бу бәйрәмне, кимсетелү һәм хаксыз хурлауларга теш кысып түзә-түзә, гаҗәеп озын дүрт гасыр буе көттек. Бүгенге бәйрәм ул – күңел вә рух тантанасы, бүгенге бәйрәм ул – яхшылыкның һәм гаделлекнең яманлыкны җиңеп өскә чыга баруы, бүгенге бәйрәм ул – халкыбызның «бәйсезлек», «хөррият» дип аталган олы юлга чыгар алдыннан бер тукталып тын алуы, бергә җыелып уйлануы.

      Без бүген монда кемнедер җиңүебез өчен куанырга, тантана итәргә җыйналмадык. Без бүген монда татар халкының дөнья халыклары арасында үзенә лаеклы урын дәгъвалавына, Татарстанның дөньядагы бәйсез дәүләтләр янәшәсенә басарга омтылуына фатиха бирү өчен килдек. Без бүген биредә үзебезгә, халкыбызга һәм җөмһүриятебезгә яңа куәт туплау өчен, кулай юллар эзләргә, шул хакта фикер алышырга, максатлар ачыкларга дип җыйналдык. Ә безнең бер-беребез белән сөйләшәсе сүзләребез бик күп, бу залда утырган һәр кешенең милләттәшләренә һәм газиз халкына әйтер сүзе бар. Милләтне милләт итәр өчен, иң элек уртак рух һәм уртак иман, уртак тел һәм уртак мәдәният, уртак хыял һәм уртак максат кирәк. Ә бүгенгесе көндә безнең максатыбыз да, иманыбыз да, рухи кыйблабыз да бер, ул да булса бәйсез, мөстәкыйль, суверен дәүләт – Татарстан Җөмһүрияте төзү. Чөнки дәүләтсез халык беркайчан да дөнья мәйданында бил алышырлык көчле-гайрәтле халык була алмый, чөнки дәүләтсез милләтнең күңеле ятим баланыкы сыман китек, рухы сүрән, киләчәге томанлы була. Татар халкын, татар милләтен саклап калу, аны дөньяга чыгару өчен, бүген безгә иң әүвәл Татарстанны саклап калырга, аңа үзебездән куәт бирергә, аны бөтен дөньяга күрсәтергә кирәк.

      Ләкин моңа ничек ирешергә соң? Без монда берничә мең татар җыелышып, матур сүзләр сөйләүдән генә татар милләте тәрәккый итәрме, дөнья безнең авазны ишетерме, башка илләр безне танырмы? Әтәч кычкырганга карап беркайда да таң атмый, ә, киресенчә, әтәч таң атканга куанып кычкыра. Шуңа күрә без монда, еллар буена җыелып килгән хис-тойгыларыбызны бераз тыя төшеп, дөньяви эшләр һәм мәшәкатьләр хакында, алда торган бурычларны ничек бергәләп чишү, хәл итү турында нигезле, төпле сүз алып барсак, чын мәгънәсендә яхшы һәм файдалы эшләр

Скачать книгу