ТОП просматриваемых книг сайта:
Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Читать онлайн.Название Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03795-2
Автор произведения Разиль Валеев
Издательство Татарское книжное издательство
Ингушетия вице-президенты Б. Н. Агаповның рәсми мөрәҗәгать итүенә карамастан, безне Моздокка җибәрмәделәр. Фронт сызыгында булган чакта, 12 гыйнварда Россия армиясе офицерлары безнең белән элемтәгә керергә ашыкмадылар, сорауларга җавап бирүдән тайчындылар. Мин хәрби техниканың һәм хәрби хезмәткәрләр төркеменең Грозныйга таба хәрәкәт итүен видеотасмага төшерә башлагач, әгәр бу эшне дәвам итсәгез, бернинди кисәтүсез ут ачачакбыз, дип кисәттеләр. Без солдатларның ни өчен әти-әниләренә хат язмаулары турында да кызыксындык. Командирлар моңа кыска гына: «Язасылары килми», – дип җавап бирделәр. Ә соңыннан, солдатлар белән аерым әңгәмә вакытында, командирларның хат язуны тыюлары ачыкланды.
13 гыйнварда без, ниһаять, Ингушетиянең Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы җитәкчелеге һәм Россия министрлыгы вәкиле белән очраштык. Озак үгетләүләребездән соң һәм ата-аналарның ачы күз яшьләрен күреп, безне Грозныйга Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык хезмәткәре озата барырга булды. Кайчандыр ул Җ. Дудаев аппаратында хезмәт иткән, шунлыктан боевикларның кайда урнашуын һәм безнең хәрби хезмәткәрләр ята торган подвалларны яхшы белә. Җирле кеше буларак, ул мине һәм Татарстан хөкүмәте вәкиле М. Җиһаншинны Россия солдатлары саклый торган төп юлдан түгел, ә үзе белгән авыл юллары буйлап алып барды. Урыс-Мартан торак пунктыннан ерак