Скачать книгу

href="#n18" type="note">18 икәнлеге исбат ителгән бер хакыйкать булгач, безнең голямамыз гына ул гомуми кагыйдәдән чыкмаячаклардыр. Шуның өчен без хәзер аларның сүзләренә илтифат кылмаенча хәрәкәт итик. Без аларны, приговор биреп, үлегемезне күмәр, туганымызга исем кушар өчен билгеләгәнмез. Һәм аларга шуннан үтәрлек бер хак бирергә хакымыз да юктыр. Бирсәк тә, үземезгә аннан зарардан башка нәрсә булмаячактыр.

      Манигы тәрәкъкыйның икенчесе – мәдрәсәләремезнең, мәктәпләремезнең юклыгы һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер. Моның да сәбәбе баягы голямаларга ышануымыздан һәм дә, аларның шул эшне эшләргә сәләтле түгеллеген белә торып, шулкадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздандыр. «Тәрбия ни? Уку ни? Укыту ни?» икәнлеген белмәгән кешеләргә шул эшне тапшыру – һәм көлке, һәм кайгылыдыр. Бу мәсьәләне уйлаганда, һәрвакыт минем хәтеремә русларның иң бөек мөхәррирләреннән, иң зур психологларыннан Тургеневның «Все это было бы смешно, когда не было бы грустно» дигән сүзе исемә төшә дә, бу эш хакында шуннан да мәгънәле сүз әйтергә таба алмаенча, телемдә шул шигырьчекне әвәләндерергә тотынам. Мин бу мәсьәлә хакында еглыйм да, көләм дә. Ләкин һичберсеннән файда чыкмадыгы кебек, миннән соң килә торган яклаучыларга егларга да, көләргә дә бер эш булсын өченме, мәсьәлә һич үзгәртелгәнлеге юклыгыннан башка, аның хакында уйланганы да бик аздыр.

      Өченче манигы тәрәкъкый һәм дә иң сизелә торган манигы тәрәкъкый – милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынында иң түбән кешеләрнең коллыгында изелүләредер. Бусы бик аяныч вакыйга һәм бик кәефсез хәлдер. Хәзерге күзгә күренгән язучыларның һичберсе юк ки бәйсез рәвештә хәрәкәт итә алсын. Һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзенең урынын саклар өчен, шундый кешеләрнең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр. Иң кәефсез ягы – боларны бу коллыктан кортырлык бер җайның күренмәве һәм дә булганы бер шул коллыкка төшә баруыдыр. Милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә, кәефләренә зарар итмәс өчен, йә бөтенләй күрсәтмәенчә халыкны караңгылыкта калдыралар, яисә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралар гынадыр. Бу мәсьәлә, нигездә, иң әһәмиятле, иң зур фикер сарыф кылына торган эштер. Ләкин бу эш, безнең болгарларның19 бәхетсезлегенә каршы, башка милләтләрнең киресенә булгандыр. Башка халыкларда күбрәк тәрбиячеләр, бигрәк язучылар зур байлардан вә зур дәрәҗәле затлардан чыкмыштыр. Әмма бездә бер артык сүз ычкындырса, шуның җәзасы ничә айлар ач йөрергә мәҗбүр була торган яисә шул сүз өчен бөтен халыкның күзеннән төшеп, үзенең кечкенә бер эшенең дә артыкка китүенә сәбәп була торган сыйныфтан килмештер.

      Дүртенче манигы тәрәкъкый – безнең

Скачать книгу


<p>19</p>

Русиянең уртасындагы мөселманнар тарихча «болгар» халкыннан булып, татарлар боларга килеп кушылган гына булганга, бу китапта «болгар» исеме берлән йөртәчәкмен. – Г. Исхакый искәр.