ТОП просматриваемых книг сайта:
Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Читать онлайн.Название Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03670-2
Автор произведения Ринат Мухамадиев
Издательство Татарское книжное издательство
Рәхим итәсез, дигәнне аңлатып, ул өстәлгә ымлады. Келәттән алып керелгән бал-май, киптерелгән урман сыйлары, төрле тәм-том белән тулган иде өстәл өсте.
– Булдыргансың, егет икәнсең, – дип, аңарга кушылып елмаерга итте урманчы да.
– Яңа ел җитеп килә, Нургаяз ага, торасыңмы соң, шунда гына китеримме?..
– Кирәкми, торам. Торырга кирәк! Яңа ел ич, аны урын өстендә каршы алу әйбәт булмас…
Кипкән җиләк, мәтрүшкә һәм бөтнек салып пешерелгән чәй эчтеләр. Маңгайларына тир бәреп чыкты, бит очларына алсулык йөгерде. Өйгә дә җылы төшкән иде инде. Егет свитерын салып, урындык артына элде. Нургаяз да изүләрен ачып җибәрде. Бераз җиңеләеп киткәндәй булды бит әле. Шулай да эчке киеренкелек тә таралып бетмәгән. Талгын тынлык урнашып алды. Ләкин бу юлы ул озакка сузылмады. Алар икесе берьюлы кинәт сискәнеп куйдылар: баш очларындагы сәгатьнең күкесе тәрәзеннән башын тыгып кычкырырга керешкән иде. Башларын күтәреп карарга кыймый тордылар, югалып калдылар алар бер мизгелгә. Күке тавышын санадылар… Ун. Унбер… Унике! Нургаязның хәтта кулындагы чынаягы төшеп китә язды.
– Унике дә тулган, – диде ул, дулкынлануын һәм җиңелчә калтырануын яшерә алмыйча.
– Яңа ел белән! – дип, аягүрә торып басты егет. Һәм, җитез генә ишек катына барып, тун кесәсеннән ялт кына бер ярты тартып чыгарды. – Минем монда бер «акбашлы егетем» дә бар иде, – дип, өстәлгә китереп тә утыртты ул аны. Аннары тиз генә бөкесен ачып, ике стаканга койды.
– Ул нәрсә белән дуслык юк, кирәкми, – дип, стакан белән үзе арасына кулын аркылы куйды урманчы. – Мин чәй белән генә… Әйдә, котлы булсын Яңа ел!
Бәйрәм хөрмәтенә тагы тынлык урнашып алды. Теләсә-теләмәсәләр дә, һәр икесе елмайгандай иттеләр, бер-беренең күңелләрен күтәрделәр.
– Шампанский булмады шул… Кем белгән бит аны, – дип, үзенең уңайсызлануын белгертеп алды егет. – Әллә дим, Нургаяз ага, тәвәккәллибезме соң, Яңа ел хөрмәтенә, дим.
– Шампанские да, шайтанские да кирәкми. Аллага шөкер! – диде урманчы, артык кысташуга урын калдырмаслык итеп.
– Син нәрсә?! Ничек була инде бу, Нургаяз ага? – дип, кулындагы кырлы стаканны күтәрергә-күтәрмәскә белми тартынып торды егет.
– Миңа әнә куе итеп тагы берне ясап бирсәң, шул бик җиткән.
– Син нәрсә? Урманчы ич син, Нургаяз ага… Монда, саф һавада, бер стаканнан гына ни булсын. Авыртуларың да басылып китәр иде.
Егет һаман кыставында булды. Әмма Нургаяз уйламаган-көтмәгән җирдән кызып китте, күңелендәген турыдан әйтеп салды.
– Урманчы… – диде ул, иреннәрен турсайта төшеп. – Урманчыны кем дип беләсез соң сез?! Агач төбе саен аракы эчеп, поши ите белән авыз итеп, умарталык аланында бот күтәреп эшсез ятучы дипме? Акланма, шулай уйлыйсыз. Урман сезгә нәрсә?.. Байлык и всё! Урман – бүрәнә. Урман – утын. Урман – печән. Урман – җиләк-җимеш… И всё, тегесе-монысы дигәндәй… Туктатма да, акланма да, әйтә башлагач бетерим. Син димим, күпләр шулай уйлаганын беләм. Чыдасын, өлгерсен генә урман, барысы да ни дә булса алырга менә. Бирергә түгел! Инде менә хәзер ит кирәк