Скачать книгу

кызын, кенәгәләрен тотып колхоз исәп-хисабы белән утырган коданы һәм телсез-тешсезгә охшаган кодагыйны күргәч, бераз тынычлангандай итте. Кызыл шәльяулыгына битен каплап елады-елады да урыныннан кузгалды.

      – Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиең кичкә китерер, – дип, ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте.

      Шәяхмәтләр өендә икенче тормыш башланды…

      Мондый авыруга сүз ярамый

      Ташлытау станциясе булмаса, тормышны ничек алып барыр идең?

      Ташлытау станциясе – җирнең үзәге икән… Аннан башка тормыш, яшәеш мөмкин түгел икән… Авылдан берәү чыгып китсә – Ташлытауга. Авылга берәү кайтып керсә – Ташлытаудан. Көзге пычракта утыз алты пот бәрәңге заданиесен шундагы крахмал заводына илтеп тапшырасы. Бәрәңге тапшыру – зур эш. Челтәрле үлчәүдә тавык йомыркасыннан кечерәк булган бәрәңге аска коела – анысы исәпләнми. Ат йөге белән килеп кергән күпер – үзе үлчәү. Имеш, карандаш салып караганнар, үлчәү сизгән. Язын ипиең бетсә, Ташлытауга барып йә заготзернода, йә типографиядә төнге сменада эшләргә мөмкин. Гәзит баса торган машинаны кулдан бер төн әйләндерсәң – бербөтен түгәрәк ипи. Агитбригада килсә – Ташлытаудан. Әле көз башында гына килеп, мәктәптә сәхнә ясап, пыр туздырып тәнкыйтьләп киттеләр. Куян фермасын урман буена салдыру планына каршы килеп, су буена салдырган ферма мөдире Шәяхмәткә барыннан да катырак эләкте. Тигез итеп киселгән кыска чәчле ике кыз сәхнәдә чәт-чәт килеп такмак әйттеләр:

      Кәлимуллин Шәяхмәт –

      Вредитель калдыгы.

      Ул куяннарның фермасын

      Су буена салдырды.

      Болар Ташлытау кызлары иде…

      Шәяхмәт юаш кеше булып исәпләнә иде – иң алгы рәттә утырган җиреннән торып, клубтан чыгып китте дә, өенә кайткач, җиделе лампасын яндырып, төне буе Ташлытаудагы зур кешеләр исеменә гариза язып утырды. Язды-сызды. «Мин, түбәндә кул куючы…» «Мин, түбәндә имзамны күрсәтүче, үтенәмен сездән шул хакта…» Нәрсә хакында? Моны ул үзе дә белми иде. Тик күңел нахак сүзгә бик нык рәнҗегән иде, гарәп хәрефләре белән тулган кәгазь күңел ярасына шифа була алмады.

      Ике төн үтмәде, Ташлытауга задание илтергә киткән улы Хәкимулла юлда атын үтереп кайтты. Колхоз аты юлда үлгән… Шәяхмәтнең тәбәнәк өен кара кайгы басты. Аның өе мәктәпкә әйләндерелгән мәчет янында гына иде, манарага «Әлвидагъ» әйтергә менделәр. Хәер, бу инде уразаны озатудан бигрәк клуб юклык хикмәте иде. Егетләр манара башына фонарьлар, тальян гармун алып менгәннәр, авызларында тәмәке. «Әлвидагъ»ның элек мондый бер җыры бар иде:

      Хәсәнатлар тәбдил улып

      Җөмләдерлү сәйеат…

      Телләренә шайтан төкергән яшьләр! Хәкимулланың Ташлытау юлында үтергән аты күрше Хәсәннең утызынчы елда колхозга тапшырган аты иде. Манара башыннан «Әлвидагъ» көенә бөтен авылга җыр таралды:

      Хәкимулла Хәсән атын

      Заданиедә үтергә-ә-ә-н…

      Әлвидагъ, Әлвидагъ,

      Хәкимулла Хәсән атын…

      Бу җыр Шәяхмәтнең йөрәк бәгырьләрен телгәләде. Шул уңай белән гаиләдә рәт китте.

      – Колхоз

Скачать книгу