Скачать книгу

әле… Мондый төн бер мәртәбә булган иде түгелме соң? Нәкъ шундый җылы төн, нәкъ шундый чикерткәләр концерты… Әллә бу беренче мәртәбәме? Адәм баласының күңеле еш кына шулай адаша бит: бу хәл, бу халәт синдә кайчандыр булган кебек тоела. Алданасың. Юк, булмаган, беренче тапкыр бу, дисең. Әмма мондый төнне күргән бар. Әйе, нәкъ шулай – өчәү: Фәйзи, Ислам, Фатыйх. Ләкин бик еракта, бик еракта калган ул төн. Ул төн әллә ничек кенә шунда беткесез озын иде, ахрысы, ул төннең таңы атмады. Кайчан булды соң әле ул?

      …Ул җәй матур иде, табигать җылы, яңгырлы көннәрдән бүртенеп утыра иде. Аларны, алтынчы классны тәмамлаган малайларны, колхоз сыерларын көтәргә куштылар. Авылдан ат арбасына чиләк белән тары ашы салып, аларны Җәләли агай ашатып китә иде. Көненә өч литр аш. Өч мәртәбә, берәр литрдан. Кигәвен вакытында сыер көтү кыен нәрсә, сыерлар урманнан кырга кача, алар артыннан яшь, ахмак бозаулар иярә.

      Ул кичне сыер савучы кызлар да вакытында килде, кичке сөтне, флягаларга тутырып, авылга да вакытында озаттылар, әмма аш килмәде. Җәләлинең авылда кызмача йөргәнен, трактористларга да төшке ашны бик соң илткәнен әйттеләр. Кызлар китте, утарга малларны япкач, өч малай учак янына утырдылар. Дөньяга яфрак исе, кырлык үләненең җылы, парлы исе таралган иде. Кайдадыр «кор-р-кор-р» килеп урман тавыгы көрелдәде, кичке саргылт күктә тилгән очып йөрде, якындагы агач башында «пи-пи» дип аның баласы кычкырды.

      Әллә анысы тилгән түгелме? Кайсыдыр агач башыннан тагын бер кош өзелеп-өзелеп әнисен чакырды.

      – Пил-дер-рек! Пил-дер-рек! – дип, үзәк өзгеч итеп ялварды.

      Эчне борып, күз алларын караңгылатып тамак ачты. Кузгалак, акбаш ашадылар, Фәйзи, биек юкә башына менеп, авыл ягын күзәтеп төште. Җәләли агай күренмәде.

      Бераздан тамак ачканы онытылгандай итте. Тамак ачу билгеле бер вакыттан соң сусата башлый, землянкага кереп, чиләктәге кое суын эчтеләр. Инде сыерлар яткан, чебен-черкине пышылдап куалар, йокларга әзерләнәләр иде. Шул чакта сүзне кем башлады икән соң әле? Фәйзи үземе? Үзедер, тамак ачкач, аның ашау турында тәмләп сөйли торган гадәте бар иде бугай…

      Сугыш башланасы елны кышын ук Фәйзинең әтисе Мари ягына күчеп киткән иде. Фәйзинең әнисе үлгән, әтисе – күн итек, ботинка төзәтү буенча оста (патша вакытында итекче булып армиядә хезмәт иткән), колхоз идарәсеннән рөхсәт алып, өй тәрәзәләрен кадаклап, малайны ияртеп, һөнәргә чыгып киткән иде. Ике ел буе алардан хәбәр-хәтер булмады. Бары тик кырык өченче елның май башында гына алар, корал төягән сандыкларын бәләкәй арбага салып, Мари якларыннан авылга кайтып төштеләр. Оста кул Гамәли карт күрше-күлән белән артык сүз куертып тормады.

      – Илдә чыпчык үлми, – диде. – Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәнне беләсезме?

      Үзе колхозга шорник булып урнашты, орлык бәрәңгесе юнәтеп, бакча утыртты. Фәйзинең (малай вакытта аның исеме Фәез иде) укуы өзелмәгән икән, анысы алтынчыга керде. Фәез мари телен өйрәнгән, урамга чыкса, малайлар җыелышып аннан марича санаталар иде. Тегесе ялындырмый.

      – Икыт,

Скачать книгу