Скачать книгу

барып җитә микән? Барып җиткәннәрнең милләтебезнең аяныч язмышыннан йөрәкләре кысылып куямы? Әллә күпчелек өчен, «ике дөнья, бер морҗа» дигәндәй, барыберме? Миңа калса, хәл, бераз гадиләштереп әйткәндә, милли җанлы зыялыларыбызның күбрәк бер-берсенең мәкаләләрен укудан әллә ни ерак китми төсле.

      Сафларыбыз, ни кызганыч, артмый. Реаль эффект юк чутында. Сүзләр, борчылу, ут йоту бар, гамәлләр юк. Конкрет эшләрсез бөтен моң-зарыбыз ниндидер бер сукрану, стенага борчак ату гына булып кала. Шунлыктан хакимиятнең дә зыялыларыбызныкы белән бергә сызларга тиеш, ләкин шушы көнгә кадәр сызлап карамаган башында, бу яктан алганда, бер проблема да юк. «Эт өрә, кәрван бара». Гәрчә, элекке гадәт буенча, халыкның күбесе конкрет эшләрне башкалардан бигрәк җитәкчеләребездән, хакимияттән көтсә дә, дүрт күз белән алар авызына карап торса да…

      Уртакул татар кешесенең йокымсырап яткан милли хисләрен уятуда электрон мәгълүмат чаралары җитәкчеләребезгә караганда күбрәк эшләргә дә сәләтле югыйсә. Тик күпчелек халык көн дә чекерәеп карый торган телевидениедән, бигрәк тә үзебезнеке, милләтнеке саналган «Яңа гасыр» каналыннан, бу темага сыңар тапшыру да күренми. Гүя андый проблема бөтенләй юк. Нишлисең, ил масштабында булсын, республикада булсын, телеканаллар власть контроле астында. Гражданлык җәмгыяте юклыктан, безнең пассивлыктан файдаланып, югары җитәкчелек иң үтемле мәгълүмат чарасын инде күптән үз ихтыяҗларыннан чыгып узурпацияләгән. Күрәсең, халыкның караңгылыгы, манкортлыгы, тамак колы булуы – безнең җитәкчеләр өчен дә бал өстенә май.

      Русларның үзләрендә, ярар, милли проблема юк. Булганы да демократияне, сүз иреген күпсенүдән. Ә бездә? Ни өчен бездә, телевидениедә, тәфсилле, үтемле итеп, кирәк икән башлыкларыбызны да чакырып, бүгенге милли вазгыять турында ачыктан-ачык сөйләшмәскә? Дөреслекне милләткә ярып салмаска? Айдар Хәлим кебек, ачынып: «Сез беләмсез кая барганны?» – дип сорамаска. Җитәкчеләребез дә бит – милләт уллары. Татарның киләчәген алар яңадан илле, йөз елдан нинди итеп күрәләр? Килсәләр, җавап бирсәләр яхшы буласы да бит. Әмма килмиләр, башкаларны да бик сөйләтмиләр. Нигә власть милләтне якламый? Җитәкчелек республика өчен генә түгел, милләт өчен дә җаваплы булырга тиештер бит.

      Без заманында икетеллелек дип, рус теле белән татар телен тигез итәбез, шуның аша телебезне, милләтебезне саклыйбыз дип чәчрәп чыктык. Конституциябезгә дә шулай дип язып куйдык. Булдырган очракта, үз-үзебезне саклауның иң нәтиҗәле, иң үтемле ысулы иде бу. Әмма ләкин бу гамәлне тормышка ашыруның конкрет механизмын төземәдек, курыктык. Кая ул, «титульный милләткә» кыен булачак ич. Бар чиновникларның котын алып килгән административ рычаг бу очракта эшсез калды. Ә бүген ул турыда бөтенләй оныттык, төп законыбыздагы маддә бер фикция, ишарә генә булып калды. Хәтта хакимият органнарында да эш кәгазьләре элеккечә рус телендә генә алып барыла. Башка өлкәләрне, хуҗалык субъектларындагы «канцелярия»ләрне әйткән дә юк инде. Бу очракта да телебезгә ихтыяҗ, шуның белән бергә,

Скачать книгу