Скачать книгу

сүзләр күренү белән, ул миңа төбәлде.

      – Огород,  –  дидем мин,  –  О Г О Р О Д.

      Һәм менә…

      – Бәлки, башка каналга күчәрбез…

      – Юк!  –  Гуля диванның бер башында яткан телефонны үрелеп алды.  –  Монысын карыйбыз.

      Ул тагын номерлар җыйды. Һәм корт чаккандай кычкырып җибәрде:

      – Шайтан! Анаңны!

      – Нәрсә булды тагын?

      – Телефонда акча беткән!

      – Әлбәттә, бетәргә тиеш!  –  дидем мин.  –  Бу уенның максаты  –  күбрәк кешене шылтыратырга мәҗбүр итү бит. Шуңа да һәркемнең башы җитәрдәй җиңел сораулар куялар. Күбрәк кеше шылтырата икән, димәк, күп акча эшләнә. Син экранга кара, барысы да психология кануннары буенча корылган. Бөтен тәнеңне йомшарта торган ягымлы музыка, җиңелчә генә бәвелеп торучы декорация… Һәм шул фонда алып баручы кызның дәртлелеге…

      – Җитте!  –  Гуля үпкәли башлый.  –  Син гел киресен сөйлисең. Син гел үзеңне акыллыга исәплисең. Башкаларны тиле дип беләсеңме әллә?!

      – Гафу ит…

      – Син миңа үз телефоныңны биреп торыр идең…

      Мин каршы килмәдем. Трубканы Гуляга тоттырдым да тәмәке тартырга чыгып киттем. Һәм кичә кичтән акча салмаганым өчен сөенеп елмаеп куйдым.

      Балконнан урамга карадым. Урам матур иде. Үзе бер сәнгать әсәре булырдай йортлар. Адым саен үзенә чакырып торган кибетләр. Багана саен эленгән реклама такталары. Тип-тигез автомобиль юлының читендә үк диярлек үскән куаклар. Машиналар. Моннан берничә ел элек кенә алар гадидән гади иделәр әле. Ә хәзер һәркайсы ниндидер тылсымга ия кебек, һәрберсенең кабатланмас үз матурлыгы бар. Тормыш күзгә күренеп алга бара иде. Тик сулар һава гына тынны кысарлык авыр. Ул ничектер тыгыз, әллә нинди кирәксез нәрсәләр белән шыплап тутырылган кебек. Шушы әкият шәһәрен хәтерләткән матурлык һәм байлык эчендә үзеңне иркен итеп, бәйсез итеп, бәхетле итеп тоя алмыйсың. Монда синең уйланырга да, күрергә дә, ишетергә дә вакытың юк. Һәрвакыт ниндидер мәсьәлә калкып чыга, аны хәл итүгә  – икенчесе, өченчесе…

      Тәмәке тартып керүемә, Гуля икенче каналга күчкән иде. Мин сөенеп куйдым.

      – Сериалмы?  –  дидем мин, дәшми калмас өчен.

      – Әйе.

      Гуляның миндә эше юк иде. Ул бөтен булмышы белән телевизор экранына береккән.

      Мин, язучы кеше, дөресрәге, элеккеге язучы, мондый нәрсәләрне бөтенләй карый алмый. Әлбәттә, элегрәк тә сериаллар белән мавыкканым булмады. Әмма аларны карарга мөмкин иде әле. Ниндидер эчтәлеге, мәгънәсе бар иде аларның. Бары тик һәрбер нәрсәне сабый бала аңларлык дәрәҗәгә җиткереп чәйнәп каптырулары гына күңелгә тия иде. Ә хәзергеләр…

      Әлеге сериалны карамас өчен, үземә нинди дә булса шөгыль табарга кирәк иде. Әмма бер эш тә табылмады. Идәннәрне Гуля пөхтә итеп юып куйган. Суыткыч тулы кибеттән алып кергән әзер пакетлар. Аларны ике минут эчендә җылытып кына аласы. Кер юу машинасы үзе юып, киптереп бирә. Фатирның бер генә почмагында да җимерелгән яки кителгән нәрсә юк. Мин аларны төзәтеп куйганмын.

Скачать книгу