Скачать книгу

хезмәтләндерү системасын өлешчә сүндереп тора. Рамил Әхмәтович аны эшендә дә, өйдә дә гел сүндереп куя иде. Әлеге системаны санга сукмаган өчен түгел. Юк. Бары тик ул әлеге тормышны башка галимнәрдән яхшырак аңлый, һәм әлеге система уңайлыклар тудыру белән бергә һәрбер кешене күзәтү, уч төбендә тоту өчен эшләнгәнен дә белә иде. Урамнарда да, аулаграк урыннарда да  –  беркайда да тәртип сакчылары йөрми. Әмма җинаятьчелек бөтенләй юк диярлек. Кешенең аң һәм акыл дәрәҗәсе югарырак булган өчен түгел, әлбәттә. Бары тик көнкүрешнең бөтен өлкәсенә дә үтеп кергән автоматик хезмәтләндерү, ә асылда, автоматик күзәтү системасы, ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, автоматик идарә итү системасы булганга. Синең һәрбер адымыңны, уйларыңны, импульсларыңны күзәтү астында тота торган система…

      Профессорның Илдарны юк-бар сүзләр белән игътибарны алып, тоткарлап торуы да аның лабораториядә нәрсәләр белән шөгыльләнүен оныттыру өчен иде. Ваннадан чыгу белән кадаган укол үз эшен эшләп өлгергәнче, Илдар беркая да чыгарга тиеш түгел иде. Юкса аларның монда нәрсә белән шөгыльләнүе шул мизгелдә үк билгеле булачак. Ә бу  –  һәлакәт дигән сүз.

      Аның кул астындагылар үзләренең перфторуглеродлар тудырган мөмкинлекне файдалану юлларын эзләү белән шөгыльләнүенә чынлап та ышана иде. Бу гаҗәп түгел. Алар яшәгән дөньяда һәр ун кешенең берсе галим, һәм алар нинди дә булса ачыш ясау белән мәшгуль. Чынлап та, зур ачышлар ясыйлар, һәм бу ачышларның берничә гасыр элек үк билгеле булганлыгы турында бөтенләй белмиләр иде.

      Бу дөньяда тормышның асылын аңлаучылар бармак белән генә санарлык, һәм аларның язмышы  –  кыл өстендә. Профессор Гаскәров шундыйларның берсе иде. Әмма ул үзе ачкан чынбарлыкны үзе күтәрә алмыйча һәлак булды. Бу да гаҗәп түгел. Тормышка күзләре ачылгач, акылдан шашучылар да, йөрәге ярылып үлүчеләр дә аз булмас әле. Шуңа да нык характерлы, салкын акыллы кешеләр кирәк. Әмма андыйларны табу ай-һай авыр. Рамил Әхмәтовичның бөтен ышанычы Илдар иде…

      Рамил Әхмәтович тәҗрибәләр үткәрү бүлмәсенә чыкты. Идарә пультының төймәләренә баскалады. Бераздан бүлмә уртасында баягы пыяла ванна пәйда булды. Шул арада ук эшкә керешкән алтынсыман төстәге беләк юанлыгы сыек торбалар аны зәңгәрсу сыекча белән тутыра башлады. Рамил Әхмәтович приборлар шкафына килеп аннан шприц алды, кирәкле флаконнан сыекча суыртты. Шприцлар икәү иде. Ул аларның икесен дә тутырды да, азак берсен зуррак флаконга бушатты. Тулы шприцны беләгенә кадады. Авыртудан бөтен мускуллары киерелде. Әмма профессор бирешмәде. Үзе кулланган шприц белән флаконны ул кабат ниндидер сыекчалар белән тутырды да шкаф шүрлегенең төбенәрәк тыкты. Ә бая ук бушатып куйганнарын ванна янындагы тумбочкага алып килде. Аңа һәрбер хәрәкәт зур авырлык белән бирелә иде. Аякларын көчкә күтәреп ванна янындагы келәмгә басты, һәм шундук диярлек өстендәге киемнәре юкка чыкты да, махсус трусиктан гына калды. Профессорның тамырлары бүртеп, бөтен тәне яшькелт зәңгәр төскә кергән иде. Ул, бар ихтыярын туплап, ваннага килде. Аякларын күтәрерлек хәле юк иде. Ул бертын уйланып торгандай

Скачать книгу