Скачать книгу

капкалары ябылыр, ясавыллар аны танымый, кирмәнгә кертмәсләр. Дөрес, һич югы, исемен атар, хан кияве булуын әйтер. Шуны ишетүгә, тизрәк ханга җиткерерләр. Ул исә кол кияүне каршына китерүләрен таләп итәр.

      Ә Сәлим хан: «Колчура кияүне күрергә теләмим», – дисә, нә кылыр? Юк. Кабул итәр. Кияү-балакай үзе үк җәллад балтасы астына килә ләбаса.

      Аллаһы Тәгалә боерган булса, җан биргәнгә – җай бирер әле. Әйе, аңа иң әүвәл Назлыгөлне күрәсе һәм үз авызыннан ишетәсе иде: үзе теләп атасы белән киткәнме? Инде үзе теләп киткән икән… Әйе, барысы да бер Хода кулында, ни язганы булыр…

      Дәүран әлегә Назлыгөлне ничек алып китүләрен дә белми иде. Сәлим хан аны үз ризалыгы беләнме, әллә бәйләп, әсир итеп алганмы? Дәүран өчен бу хәл аеруча әһәмиятле: кызы үзе китәме, көчләп алып китәләрме? Күңел шикләнә, әмма йөрәк тоя: Назлыгөл үз ирке белән китмәгәндер.

      Кичә булган хәлдән соң җәллад балтасыннан коткарган Зәйтүнә аны кала читендәге бер өйдә калдырды да үзе юкка чыкты. Дәүран аны көтте-көтте дә, аннары, түземсезләнеп, Назлыгөлне эзләргә чыгып китте. Гаҗәбе шул булды: ул кала-кирмәндә Җик Мәргәнне дә, Артык белән Мамакны да, Зәйтүнәне дә кабат очратмады. Кала гүя бушап калган иде. Тархан Әхмәткә барып керүе дә тәгаен аптыраудан иде. Тарханнан ул курыкмады, игелекле кеше икәнен белә иде. Әмма тархан да аны тынычландыра алмады. Алай да Ходай Тәгалә рәхмәтле икән әле, әмир хәленә керде.

      Ирек!

      Нинди татлы син! Тик язмыш аңа янә аяк чала – үзе үк янә җәллад балтасы астына ашыга. Баш кискәннән балта тутыкмый, ди торган иде хан җәллады. Казанда әнә үзенең дә башына җиттеләр. Әмма хан җәлладка мохтаҗмы?.. Икенче берәүне тапкандыр.

      Ирек!

      Менә нәрсә җитмәде мәрхүм атасына, ирек даулый алмады, бирерләр дип өмет итте, сабыр гына көтте, ахыр, кол булып дөньядан китте. Дәүран әмирдән ирек алды алуын, әмма хан өчен һаман да колчура иде әле. Хан колы.

      Дәүран ниндидер инеш янына туктады, атларын утлатып алырга булды. Атлары үлән кытырдата башлагач, чирәмгә ятып, баш астына кулларын куйды да күк йөзенә бакты. Кояш баеп бара, тиздән җиһан шәме дә инеш аръягындагы куаклар артына посар, ә аңа шактый юл үтәсе әле. Хәер, исәбе буенча, Ибраһим каласы ерак калмаган булырга тиеш иде инде.

      Шулчак кай тарафтандыр тояк тавышлары ишетелде. Дәүран сикереп торды да, атларының тезгеннәреннән эләктереп, инеш буендагы таллыкка керде. Әмма аны күреп калганнар икән.

      – Һай, кем анда?! Чык әле бире, чык, чык! Атларыңны да калдырма! – дип кычкырды алдан килеп җитүче азат.

      – Көтүче түгелме соң? – диде икенчесе, килеп туктауга.

      – Нинди көтүче булсын, күрмисеңмени, хәрби киемнән, – диде ясавыллары.

      Дәүран, атларын җитәкләп, аланга чыкты.

      – Син кем, кай тарафка юл тотасың? Бәең кемдә? – дип сорау яудыра башлады унбаш. – Качкын түгелсеңдер бит?

      – Юлчы мин, унбаш, юлчы!

      – Нигә бездән качтың?

      – Караклар дип курыктым.

      – Кай тарафка юл тотасың?

      – Ибраһим каласына.

      – Җайдак

Скачать книгу