Скачать книгу

син дуамалланып архив ишеген ачтың да күз алдымда эреп югалдың. Чын үзең түгел, шәүләң генә булды, ахры, сызылып алдыма төштең тә эредең. Нигә кердең? Куркам мин синдәй сүзсез кешеләрдән! Ишетәсеңме, куркам! Әгәр теләсәң, мин сине күңелемдә йөрткән дөньямнан да сызып ташлыйм. Сагындырып, юксындырып яшәгән кешеләремне мин шунда җыя идем. Җыям да, берәм-берәм барлап, сөйләшеп йөрим. Ничек кадерле алар минем өчен!..»

      «Кадерле булсам бәйләнмәс идең, җүнсез кыз. Матур сүзләреңнең төбендә мәкер ята! Син чагарга җай эзлисең. Син – җиз елан. Тик ашыкма, мин дә елан аулаучы бит…»

      – Нишләтим бу бәйләнчекне? – Җаббаров шулай да эшне кайдан башларга белми өзгәләнә иде. – Нишләтим? – диде ул, ирексездән Сәлимовны якасыннан селеккәләп. Әйтерсең, аны тотып селкегәч, соравына җавап табыла иде.

      – Җиб-бәр! – диде Ирек, буылып. – Дусмы син, дошманмы?

      Соңгысы да табышмак. Үсенә-үсенә Җаббаров җан дустыннан ераклаша, ике арада әкрен генә упкын хасил була, җае туры килгәндә, һәр икесе, бер-берсенең йөрәгенә төбәп, ук атудан да оялмый иде.

      – Яза да яза, кәгазь генә түзсен! – диде Әнәс, хатны кисәкләргә ерткалап. – Син ачуланма, шөрепләреңне коймадым бит. Киңәш бир. Әлфияңнең эзәрлекләвеннән ничек котылыйм? Чебен дулап тәрәзә ватмаса да, безелдәве эчне пошыра.

      – Очрашып аңлашыгыз.

      – Хәзер үк адресын алам да өенә барам! Ала канатларны вакытында имгәтүең хәерле!

      Таксида барганда, Әнәснең гайрәте сүрелә төште. Әлбәттә, көрәштә ул көчле иде. Иҗатына комачау ясап йөргән артык җаннарны җиңел генә читкә дә алып ташлый белә. Әгәр: «Бөҗәк, синең аягыңны тешләп, эшеңне бүлә», – дисәләр, шул бәләкәчне дә үлән арасыннан эзләп табып сытар иде. Тик хыялый җүләр кыз бөҗәк түгел. Эшне бозып куймасын тагын. Әнә Ирек сыман ахмаклар шуны көтеп кенә тора. Иң куркынычы – төркем. Төркем оешса, күсәге белән уңлы-суллы селтәнә башлый, шуннан исән-имин котылырмын димә. Кешеләр гомер бакый сафтан алга чыгучыларны, итәк-чабуыннан тотып, артка сөйрәгән. Ләкин бит аң һәр кешедә дә бер үк дәрәҗә үсмәгән! Кемдәдер ул бөек эшләргә, дөнья белән идарә итүгә яраксыз. Талант та төрле-төрле. Туганда ук җанга салынганы тик синеке, һәм киресе, Ходай Тәгаләдән теләнеп, ялварып алынганы, җиде кат тиреңне агызып табылганы була. Җаббаров соңгы төр талантлардан курка. Алар бик әрсез, бик ялагай халык, ишектән этеп чыгарсаң, тәрәзәдән керәләр. Әлфия дә шулар ише бугай…

      Ишекне көттереп кенә чәчләре тузгыган, кыяфәтсез бер ханым ачты.

      – Йөриләр шунда, – дип мыгырданды ул, Әнәсне эчкә уздырып. – Синең хәсрәтең бар димиләр шу-ул! Рамил, әшнәң килгән, чык! Хәсрәтең бар димиләр. Барысы да безнең килен төсле ваемсыз бәндәләр!

      – Әнкәй, сабыр ит, зинһар, табылыр бәләкәчең, – дип сөйләнә-сөйләнә, алгы бүлмәдән бер ир чыкты. – Кайгылы чагыбыз, туган, үпкәләмә. Әнкәемнең Сорыколагы өйдән чыгып качты әле. Урам ярата иде, бахыр.

      – Сез, сез килмешәкләр гаебе! Һаман баламны каккалап-суккалап тордыгыз! Сезгә аның исе ошамый иде. Ә бит мин аңа француз духие гына сөртеп йоклата идем! – дип мыгырданды кыяфәтсез ханым.

      Ирекнең

Скачать книгу