Скачать книгу

искә төшерде: «Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Аңлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны Җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнең бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм… Сезнең әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз…»

      Бер мизгелгә генә барысы да күз алдына килеп басты.

      Әмма бу вәгъдә ителгән утрау түгел иде. Бу бөтенләй башка утрау иде.

      Хәер…

      Ник шулай шомлы уйларга бирелә әле ул?! Теге ханым бит кечкенә утраулар турында да сөйләгән иде. Бәлки, бу шуларның берсе генәдер?! Әлбәттә, шулай. Һәм ул озатучы ханымны кабат күз алдына китерде: «Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнең кайберләре монда үзләренең ширбәт айларын үткәрә. Сезнең арада да икәүдән-икәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар, һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора…»

      Бу ханымны әледән-әле исенә төшерүе, бәлки, аның таныш кебек тоелуыннан гынадыр. Беренче күрүдә үк ул кемнедер хәтерләткән сыман тоелды бит…

      Михаил янындагыларга күз салды.

      Бөтенесе дә алга карап илаһи бер халәттә катып калган иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Әллә кайдан серәеп торган бердәнбер йортны исәпкә алмаганда, монда адәм кулы кагылган нәрсәләр сирәктер кебек күренә һәм шуның белән ул Җир шарының яшь чагын хәтерләтә сыман иде. Утрау үзе дә ерактан караганда ярымтүгәрәк рәвешендә, әйтерсең Җир шары суга баткан да аның иң матур бер өлеше генә күренеп калган. Зур да түгел, түбәтәй хәтле генә. Шушы кечкенә урынның чиксез зур матурлыгы сине телсез итә, күңелеңне әллә нинди хисләр белән бизи. Хәтта үзеңне җирдә дә итеп тоймыйсың, ә галәмнән галәмгә күчеп, яңа планеталар ачып йөрүчедәй сизәсең. Үзең ачкан матурлыктан үзең сафланып каласың. Моны аңлап та, аңлатып та булмый, бары тик тоеп, кичереп кенә буладыр. Син бөтенләй яңа үлчәмгә күчәсең…

      Тик Михаил тулысынча тынычлана алмады.

      Әлбәттә! Үзеңне алданган дип хис итәргә, күңелеңне төшерергә бер генә сәбәп тә юк иде. Барысы да туры килә. Озатучы ханым да, иртәгә иртән генә билгеләнгән урында буласыз, диде ич. Ә бу утрау бары тик юлда очраган вак утрауларның берсе генә. Шулай булырга тиеш. Һәм тамчы да борчылырга, шомланырга ярамый.

      Ләкин аның күңеле шомнан арынмады. Барысы да мантыйк буенча булса да, монда җанга тынгылык бирми торган нидер бар иде.

      Пассажирлар, чемоданнарын һәм башка кирәк-яракларын алып, утрауга төшәргә җыена башлады. Аларның күңеле күтәренке иде. Катер тизлеген киметә барды, бөтенләй әкренәйде һәм бераздан сул як кабыргасы белән ярга килеп төртелде.

      – Әйберләрегез белән ярга чыгыгыз! – дигән көр тавыш ишетелде. – Килеп җиттек.

      Барысы да трапка атладылар. Бары тик Михаил гына капитан янына килде:

      – Ләкин бу безгә вәгъдә ителгән утрау түгел… – диде ул, болай дигәне өчен үзе гаепле сыман. – Без чынлап та дөрес

Скачать книгу