Скачать книгу

уйламады бугай. Җанында тик бушлык кына иде. Бродвейның очына килеп чыккач тукталып калды, тирә-ягына күз салды. Мескен генә булып утырган чиркәүгә карап торды. Монда килгән беренче мәлләрендә аның өчен бердәнбер таныш нәрсә чиркәү иде бугай. Казанда да күп иде алар. Шуңадырмы, чиркәү яныннан узганда, күңелен ниндидер сәер хис биләп ала иде. Ул беркая да китмәгәндер, Казан урамында гына йөридер сыман тоела иде ул чакларда. Әле алай булмады. Хәзер ул мондагы тормышка өйрәнеп җиткән иде инде. Шулай да урамнардан узганда, һичьюгы, берәр тапкыр гына татар телендә сөйләшкән кешене очрату теләге тынгы бирми иде. Ничә еллар буе шушы уй тормышка ашмаслык хыял булып җанында яшәде. Хәтта бервакыт урам чатындагы кибетчек янында ике хатынның татарча сөйләшкәнен ишеткәндәй дә булды. Сүзләр агышы шулкадәр таныш, йөрәкне назлар дәрәҗәдә ягымлы иде. Ул ирексездән тукталып калды, колакларын торгызып тыңларга кереште. Ләкин болар төрекләр булып чыкты. Шулай да якын, рәхәт иде. Ә икенче вакыт базарда ир-ат тавышының татарча кычкырганын ишетеп дертләп китте:

      – Унбер алла! Унбер алла!

      «Нинди унбер алла булсын! Алла берәү генә!» – дип уйлады ул, әлеге тавышның таныш моңын тыңлап. Ләкин якынрак килгәч, арзанлы зонтиклар сатып торган пакистан картын күреп, тәгәрәп китә язды. Ә карт, аны үчекләгәндәй, һаман сатып алучыларны чакыруын белде:

      – Umbrella! Umbrella!

      Моңа охшаш алданулар аз булмады, әлбәттә. Шуңа да әлеге теләге беркайчан да тормышка ашмаслык хыял булып тоела башлады. Аның акчасы җитәрлек иде. Кайчакларда: «Урамда татарча сөйләшкән берәр кешене очратсам, ике дә уйлап тормыйча чек язып бирер идем», – дип уйлаган чаклары да аз булмады. «Нәрсә теләсә, шуңа риза булыр идем», – дия башлады соңрак, бу теләгенең тормышка ашудан никадәр ерак икәнен аңлый башлагач. Ләкин андый адәм очрамады. Әлбәттә, татарлар аз түгел иде монда. Алар берсен берсе яхшы беләләр, еш кына очрашып та торалар. Андый чакларда татарча сөйләшәләр дә. Ләкин бу исәпкә керми. Урамда очрату бөтенләй башка.

      Баштагы мәлләрдә үзе көлемсерәбрәк күзәткән күренешләрне ул хәзер яхшы аңлый иде инде. Аның монда очраткан беренче татары Габдулла Хәмит булды. Герман сугышында әсирлеккә эләгеп, Сталин төрмәләрендә башын черетергә теләмичә башта Көнбатыш Германиядә яшәп, аннан соң Америкага килгән бу карт Хәлилгә бик кызык тоела иде. Ул татар җырын беркайчан да тыныч кына, еламыйча гына тыңлый алмый. Татарларның тарихы, мәдәнияте, әдәбияты турында тәүлек әйләнәсенә гәпләшергә мөмкин. Шуннан башка аны чын мәгънәсендә дулкынландырган бүтән тема юк та сыман тоела иде кайчагында. Казанга еш йөргән танышлары аша кайтарткан татар китапларын кычкырып укырга ярата иде. Шигырь түгел… Шигырь булса аңлашылыр да иде әле… Шигырь түгел, ә хикәя китапларын кычкырып укый иде ул. Һәм күзләренә яшь бәреп чыга иде. Хәлил нәкъ менә шушы гадәтен сәерсенә иде аның. Ничек инде хикәяне кычкырып укып була?! Һәм ничек елап була ул хикәяне укыганда?! Гаҗәп! Ләкин хәзер чамалый инде, Габдулла бабайга китапта язылган вакыйгалар

Скачать книгу